news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында 8 яшүсмер паспорт алу бәхетенә иреште

Шушы көннәрдә бөтен илебез күләмендә «Без – Россия гражданнары» дигән акция уздырылды.

(Тукай, 24 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында 8 яшүсмер паспорт алу бәхетенә иреште, дип яза район газетасы.

Шушы көннәрдә бөтен илебез күләмендә «Без – Россия гражданнары» дигән акция уздырылды. Төрле төбәкләрдә 14 яше тулган егет-кызлар илебезнең тулы хокуклы гражданнары булды.

Күптән түгел генә Яңа поселогының «Мәхәббәт» ял итү паркында оештырылган бәйрәм тантанасында 8 тукайлы паспорт алу бәхетенә иреште. Яшь гражданнарга шулай ук истәлекле медальләр дә тапшырылды. РФ Эчке эшләр министрлыгы миграция пунктының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Любовь Назаргалиева бу чара турында болай диде:

– Россия Федерациясе паспортлары алган егет-кызлар чын мәгънәсендә бәхетлеләр, чөнки бу чара хәзер киң колачлы итеп, ниндидер олы бер бәйрәм рухында үтә. Әле алай гына да түгел: яшүсмерләрне котлап, аларга матур сүзләр белән район башлыгы Васил Хаҗиев та чыкты. Ул да паспорт тапшыру тантанасының шулай зур итеп үткәрелүенә куануын белдерде.

Документ тапшыру тантанасында яшь тукайлыларның әти-әниләре дә катнашты. Алар үзләренең сабыйларын әлеге вакыйга белән ихластан котладылар, чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100