news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында 6 чакрым юл салу өчен республика бюджетыннан 57 миллион сум акча бирелгән

Тукай районының төзек юлларга мохтаҗлыгы бар

(Тукай районы, 20 июль, "Татар-информ", "Якты юл" Гөлчәчәк Вәлиева). Тукай районы Кече Шилнә җирлегендәге Белоус авылына илтүче яңа асфальт юл ачылу тантанасы булды. Урман аша узучы бормалы әлеге юл 6 чакрымга сузылган. Юл салу өчен акча, 57 миллион сум республика бюджетыннан бүлеп бирелде. Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, көннән-көн үсә барган Тукай районының төзек юлларга мохтаҗлыгы бар. Шуңа күрә дә республика җитәкчелегенә шушындый ярдәм сорап хат белән чыкканнар, дип яза җирле басма.

Юл ачылу тантанасында төзелеш эшен башкарган «Главтатдортранс» оешмасының директоры Эдуард Данилов һәм подрядчы оешма «АвтоСтрой» җәмгыяте директоры Анатолий Ростилов катнашты. Юлны ачык дип билгеләгән символик юл билгесен әйләндерүдә исә Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гадел Даутов һәм шушы җирлекнең Белоус авылы буенча округының элеккеге депутаты Роман Ваганов та катнашты.

– Бу юлны без күптән көттек. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек. Ниһаять, белоуслылар юллы булды. Озак көтсәк тә, төзелеш эшләрен бик тиз башкардылар. Хәзер исә Аллаһка шөкер, үзебезнең яңа юлыбыз булды, – диде газета хәбәрчесенә Кече Шилнә мәктәбе укытучысы, Белоус авылында яшәүче Вера Костромина. – Хәзер тагын бер теләк бар – Водозаборга илтүче юл да салынса, тагын да яхшы булыр иде. Дөрес, аны төзекләндерделәр, элек ул юлдан гел үтмәле түгел иде, балаларны шушы юлдан йөртәбез. Күңел һаман камиллеккә омтыла бит, шушы 2 километр юлны да ясасыннар иде, – дип Вера Александровна үз теләген җиткерде.

Роман Ваганов исә әлеге тантанага шулай ук район җитәкчелегенә булган сорауларына җавап алу максаты белән дә килгән иде. Авыл җирлеге эчендәге юлларны ремонтлау турында сорады ул. Фаил Мисбахович бу юнәлештә эш дәвам итә, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100