news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында 54 яшьлек хатын-кыз акчасын "пенсия фонды хезмәткәрләре"нә бүләк иткән

Узган атнада төрле җинаятьләр буенча барысы 8 эш кузгатылуын, шуларның 4се ачылган.

 (Тукай районы, 1 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев хакимияттәге атналык киңәшмәдә узган атнада төрле җинаятьләр буенча барысы 8 эш кузгатылуын, шуларның 4се ачылуын хәбәр итте. Бу хакта район газетасы яза.

«Калинка» бакчачылык ширкәтендә шәхси милекне урлау, «Камский» җитештерү кооперативы складыннан фураж алып чыгу, Яңа поселогындагы «Пятерочка» кибетеннән товар урлау очраклары теркәлгән. Шушы ук поселокта 28 яшьлек ир-ат сорамыйча авылдашының автомобилен алып чыгып киткән.

«Сонарь» бакчачылык йортында яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз үзләрен пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыручыларга банк картасы реквизитларын әйтеп, андагы акчаларыннан колак каккан. Яңа поселогындагы яшәүче 32 яшьлек ир-ат исә «интим хезмәте күрсәтүчеләр»гә картасындагы акчаларын «бүләк иткән».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100