news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында 21нче тапкыр үткәрелә торган «Балкыш» фестивале нәни талантларны ача

Тукай районында балаларның «Балкыш» фестивале үтте.

(Тукай районы, 9 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Балаларның «Балкыш» фестиваленең гала-концерты ел саен бик матур үтә. Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылган әлеге чарадан тамашачылар быел да күңелләренә рухи азык алып, ял итеп чыктылар. Балаларның бар сәләтләрен эшкә җигеп, чын йөрәктән башкарган чыгышлары өлкәннәрдә соклану һәм горурлану хисе уятты. Быел гына түгел, ел саен шулай – сабыйларның чыгышларыннан үзгәлек, самимилек, гадилек бөркелә, дип яза җирле басма.

Районда 21нче тапкыр үткәрелә торган «Балкыш» фестивале нәни талантларны ача, тәрбияли, үстерә. Шушы концерттан башланган чыгышлар белән зур сәхнәгә күтәрелеп, танылган артист дәрәҗәсенә дә җиткән райондашлар да аз түгел. Андыйларның исеме быелгы «Балкыш»та да аталды: Илдар Әхмәтов, Илнар Сәйфуллин, Ильмир Ямалов һ.б. Илнар Сәйфуллин быелгы гала-концертка кунакка да кайткан иде. Ул якташларына бүләк итеп берничә җырын башкарды, яшь талантларга иҗатларында уңышлар, зур сәхнәгә менүләрен теләде.

Быелгы «Балкыш» яңалыгы – сәхнәгә гаиләләрне чыгаруы белән дә үзенчәлекле булды: берничә туганның, аларның әти-әниләренең бергәләп чыгыш ясауларын тамашачы бик кызыксынып, менә бит, авылларда нинди талантларыбыз бар икән дип, сокланып карады.

Концерт «Маленькая страна» дип аталган гомуми күренеш белән башланды. Аерым номерлар белән беренче булып сәхнәгә Калмия мәктәбеннән «Хәерле көн» җыры белән Данил Әюпов чыкты. Аннары гала-концертны Кнәз мәктәбенең «Умырзая» коллективы «Ромашка» биюе белән дәвам итте. Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни кыз Әминә Дәүләтованың шигырь укуын да концертка килүчеләр бирелеп тыңлады. Узган ел кыз бу чарада җыр башкарган иде ул, быел нәни артистның тагын да шомарганлыгы күренә. Круглое Поледан оныклары белән сәхнәгә чыккан Зоя Халитованы да тамашачы алкышлап каршы алды. Соңгы елларда өлкәннәр «Балкышы»ында әллә ничә мәртәбә чыгыш ясаган, тере хәрәкәтләре белән халыкны үзенә караткан Зоя ханым бу юлы оныкларына да ярдәм итәргә уйлаган. «Иҗади гаилә» номинациясендә Иске Дөрештән «Әнием» җырын башкарган Фәрраховларны да концертка килүчеләр бик кызыксынып тыңлады. Күзкәйдән Асылмәрдәновлар гаиләсенең чыгышын да зал алкышларга күмде. Мәләкәс авылыннан Еремеевлар гаиләсе тамашачыга «Мама и дочка» җырын тәкъдим итте. Тагын бер талантлы гаилә – Сәмәкәйдән Сөләймановлар сәхнәгә ике кызлары һәм уллары белән чыкты.


Комсомолец поселогыннан Самира Галиуллина беркемне дә кабатламый торган көчле тавышы, үзенчәлекле тембры һәм сәхнәдән ут чәчеп торуы белән авыл җыенында да күпләрне шаккатырган иде инде. «Балкыш»та да сынатмады кыз. Түбән Суыксудан Индира Хәйретдинова, Күзкәйдән Гөлзада Мингалимова, Сәмәкәйдән Ләйлә Сөләйманова, Калмиядән Азалия Галимҗанова, Бәткедән Милена Лаврёнова, Кече Шилнәдән Ирина Александрова, Калмаштан Диана Бронникова, Круглое Поледан Айсылу Тошева, Бикләннән Данил Сәйфуллин шулай ук аерым җырлар башкардылар. Татарча да, русча да, инглизчә дә чыгыш ясадылар яшь артистлар. Калмаштан Эльвина Сәләхова, Кече Шилнәдән Арслан Гобәйдуллин шактый озын шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп чыктылар. Җырлар, шигырьләр сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Мәләкәснең «Питрау» фольклор ансамбле һәрвакыттагыча профессиональлекләрен күрсәтте, «Яшьлек» бию коллективы да сынатмады, Калмаш мәктәбе базасында эшләүче коллектив «Армиягә озату» күренешен күзгә яшьләр килерлек итеп куйды, Мусабай Завод, Яңа Бүләк укучылары аһәңле итеп курайда уйнады, Бәткенең «Айс», Түбән Суыксу балалар бакчасының «Звездочки», Кече Шилнәнең «Скоморошина», Калмиянең «Шаян кызлар һәм малайлар», Комсомолец поселогының «Шоколад», «Смайл» һәм «Веснушки», Бордының «Чишмә», Күзкәйнең «Шатлык», Иске Җирекленең «Пчелки» коллективлары – барысы да үзләрен сәхнәдә чын осталар итеп күрсәтте. Быел тагын бер яңа жанр – пантомимо күрсәтүчеләр дә барлыкка килде. Мондый үзенчәлекле чыгышны тамашачыга Шилнәбаш егет-кызлары тәкъдим итте.

Гала-концерт күтәренке рухта тәмамланды. Балаларга, аларның әти-әниләренә һәм педагогларга рәхмәт сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева җиткерде. Бу чараны ул гаҗәеп бәйрәм дип атады. Соңыннан аерым солистларга һәм иҗади төркемнәргә төрле дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot