news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында 19 ятим бала яңа йорттан фатир алды

Быел 305 ятим бала Татарстанның махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ”). Бүген Тукай районы Круглое поле бистәсендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 19 ятим өй туен уздырды, дип яза республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар фатирны “Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы буенча алды.

"Быел  305 ятим бала Татарстанның махсуслаштырылган торак фондыннан торак белән тәэмин ителәчәк, – диде Энгель Фәттахов. – Тукай районында кыска вакыт эчендә 29 фатирлы йорт тапшырылды.

Вице-премьер белдергәнчә, агымдагы елда ятим балаларга фатир һәм шәхси торак йорт төзү өчен 346 миллион сумнан артык акча тотылган. Аның 300 миллион сумы республика бюджетыннан булса, 40 миллион сум федераль бюджеттан килгән. "Хәзергә Татарстанда 150 ятим бала фатир ачкычын алган", – дип өстәде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot