news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында 16 тонна дизель ягулыгы төягән автомобиль әйләнгән

Ягулыкны суыртып алу һәм автоцистернаны күтәрү эшләре оештырылган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Тукай районында Кече Шилнә торак пункты янында  составында нефть булган 16 тонна сыеклык төягән ярымприцеп-цистерна әйләнгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тукай районындагы һәлакәт турындагы хәбәр 15.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына килгән. Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны оператив төркеме һәм янгын сүндерү-коткару часте барган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Дизель ягулыгы түгелмәгән. “Кама төзелеш транспорт компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вәкилләре сүзләренә караганда, цистернадагы сыеклык экология өчен куркыныч түгел.

Ягулыкны суыртып алу һәм автоцистернаны күтәрү эшләре оештырылган. Һәлакәт машина йөртүченең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлек сайламавы аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100