news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында 16 авыл җирлегеннән гражданлык актларын теркәү хокукын алдылар

Тукай районында 16 авыл җирлегеннән гражданлык актларын теркәү хокукын алдылар

(Тукай районы, 29 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында 16 авыл җирлегеннән гражданлык актларын теркәү хокукын алдылар
Моңарчы районда бар авыл җирлекләрендә дә гражданлык хәле актларын теркәү мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә мондый вәкаләт районның бары сигез җирлеге башкарма комитетында гына калды, дип хәбәр итә район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Татарстанда гражданлык хәле актларын барлыгы 62 җирлек терки ала. Тукай районында бу хокукка Әҗмәкәй, Бәтке, Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле Мәләкәс, Новотроицкое һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре ия. Биредә туу, үлү, никахлашу һәм аерылышу турындагы документлар алырга була. Районның ГХАТ бүлеге исә шушы һәм исем алыштыру кебек башка документлар белән дә шөгыльләнә, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot