news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында 10 яшьлек малайның насос станциясендә үлеме буенча тикшерү төгәлләнде

«Прибрежный» бакчачылык җәмгыяте рәисе урынбасарына гаепләү белдерелде

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тукай районында 10 яшьлек малайның насос станциясе торбасында үлеме буенча җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Гаепләү нәтиҗәсен раслау өчен 5 сентябрьдә эш Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлегеннән район прокуратурасына тапшырылачак дип яза «Челнинские известия» газетасы.

«Прибрежный» бакчачылык җәмгыяте рәисенең 54 яшьлек урынбасары - баш инженерына гаепләү белдерелгән. Аңа беркая да китмәү турында подписка яздырылган. Уз үз гаебен таныган.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 маддәсе 2 бүлеге ("Профессиональ вазифасын тиешенчә үтәмәү аркасында саксызлык белән үлемгә китерү") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Искәртеп үтик: 2016 елның 5 июлендә сулыкта коенганда 10 яшьлек малайны насос станциясе торбасына суырып алган. Баланың үле гәүдәсе торбаны ачканнан соң алынган.

Малай белән әти-әнисе Чаллыдан бакчага килгән булган. Олылар җир кишәрлегендә булганда, бала су коенырга барган. Аны торба суырып алган.

Тикшерү вакытында суд-медицина һәм молекуляр-генетик экспертиза, шулай ук төзелеш-техник экспертиза үткәрелгән.

Ясалма сулык коену өчкен җайлаштырылмаган булган, ул бакча участокларына җибәрү өчен су җыелу өчен билгеләнгән. Сулыктагы торбаларга саклау рәшәткәсе куелмаган. Фаҗигадән соң яр буена оператив рәвештә "Коену тыела" дип язылган такталар куелган. Хәзер торбаларга рәшәткә дә куелган дип яза басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot