news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районына Венгриядән нәселле таналар кайтарылды

Таналарга «Делаваль» азык болгаткычы аша узган һәм файдалы элементларга баетылган катнаш азык кына салына.

(Тукай районы, 28 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). "Тукай азык-төлек" корпорациясенең терлекчелек комплексына Венгриядән 110 баш нәселле тана кайтарылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Хуҗалык әзерлекне көздән үк башлады. Кооперативның инвесторы Сергей Полынкин үзе Венгриягә барып, әлеге малларны асрау технологиясен өйрәнде, хуҗалыкка кайтасы таналарны да үзе сайлап алды.  Ә Венгриядән килгән белгечләр комплекс хезмәтчәннәренә махсус укулар үткәрде.  

Беренче карашка, сөтбикәләр безнекеләрдән бернәрсә белән дә аерылмый, бары тик мөгезләре киселгән. Бу бер-берсен җәрәхәтләмәсеннәр өчен эшләнә, дип аңлатты белгечләр.

Таналарның ашату рационы да җитди контрольдә. Таналарга «Делаваль» азык болгаткычы аша узган һәм файдалы элементларга баетылган катнаш азык кына салына. Алларында даими азык, җылы су торырга тиеш.

Таналар көр, чиста, тораклары да иркен, якты. Маллар яңа шартларга дә ияләшеп киләләр. Кешедән курыкмыйлар, якын китерергә дә әзер. Маллар иректә йөри, үзләре теләгән вакытта саф һавага утарга чыгалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100