news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте

Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олуг юбилее белән Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да котлады.

(Тукай районы, 20 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

90 яшенә җиткәннәрне озын гомерлеләр дип әйтәләр. Яхшы сәламәтлек һәм нәселдән килгән үзенчәлек турында сөйләүче факт бу. Шушы озын гомер яшенә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның толы, Теләнче Тамак авылында яшәүче Нурлыхода Шәйдулла кызы Шәйдуллина җитте.

 Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олуг юбилее белән Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да котлады һәм Россия Президентының исемле котлау открыткасын тапшырды. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Р. Нәҗметдинов, “Шәфкать“ социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры С. Шәехова, социаль хезмәткәр Р. Насыйбуллина, медицина хезмәткәре Р. Закирова да юбилярга ихластан матур теләкләр җиткерде. Нурлыхода әби барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot