Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы яшүсмерләре Лениногорскида чаңгы ярышларында катнаштылар
8 катнашучы һәм 1 өстәмә белем бирү педагогы район данын яклады.
(Тукай районы, 3 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Лениногорск шәһәренең «Юность» спорт комплексы базасында чаңгы ярышлары буенча II спартакиаданың республикакүләм этабы үтте. Анда мәгариф өлкәсенең мәктәптән тыш эшләү бүлекләрендә һәм ТР физкультура-спорт юнәлеше бердәмлекләрендә шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Тукай районы данын мәктәптән тыш эшләү бүлеге яклап чыкты, шул исәптән 8 катнашучы һәм 1 өстәмә белем бирү педагогы, дип яза җирле басма.
Барысы бергә ярышларда Татарстанның 19 муниципаль районыннан (Тукай районыннан кала, Түбән Кама, Балтач, Саба, Әгерҗе, Аксубай, Мамадыш, Азнакай һ.б. спортчылар) 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Тукай районы командасы чаңгы ярышларында яхшы уен күрсәтте, яшьтәшләре белән аралашты, дип хәбәр итәләр район мәктәптән тыш эшләү бүлеге белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз