Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы яшүсмерләре «Чиста куллар» акциясендә катнаштылар
Аның максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә коррупциянең нәрсә икәнен мисаллар ярдәмендә, намуслылык, әдәплелек төшенчәләрен аңлату.
(Тукай районы, 4 авгкст, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә «Ришвәтчелеккә юл куймыйк» дип исемләнгән мәгълүмати чара үткәрелде. Аның максаты – балаларга һәм яшүсмерләргә коррупциянең нәрсә икәнен мисаллар ярдәмендә, намуслылык, әдәплелек төшенчәләрен аңлату, дип яза җирле басма.
Чара башында җыелган балаларга әкиятләр укылды. Соңыннан исә алар сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләделәр. Мавыктыргыч бу чарада, мисаллар белән бергә булгач, ришвәтчелекнең ни икәне, ул нинди куркыныч халәткә китерә ала – бөтенесе дә бәйнә-бәйнә аңлатылды. Аннары яшүсмерләр «Чиста куллар» акциясендә катнашты. Ак кәгазьдә кул эзләрен ясап, шуларны кисеп алдылар һәм үзләре башкарган намуслы, әдәпле эшләр исемлеген яздылар. Моннан соң шул битләрне шарларга бәйләп, яхшы теләкләрен теләп, күккә очырдылар.
Коррупция барлыкка китерә торган тискәре күренешләр җәмгыятьнең үсешен генә тоткарлап калмый, илнең милли иминлегенә дә җитди куркыныч тудыра – шул хакта төшенделәр балалар, дип хәбәр итә безгә «Татарстан» совхозы бистәсеннән Гөлназ Әгълиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз