news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы «Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара

Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 тоннага якын сыйфатлы сенаж салынган.

(Тукай, 23 июнь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина).  Тукай районы «Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара. Күпьеллык үләннәр әлеге хуҗалыкта 920 гектар мәйданны били. Азык әзерләүчеләр звеносының эш көне иртәнге сәгать алтынчы яртыда башлана, дип яза район газетасы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда аграрийларның төп көчләре сенаж салуга җәлеп ителгән. Район буенча 1000 тонна сенаж әзерләнгән. Шуның 400 тоннасын «Тукай азык-төлек корпорациясе» туплаган, «Гигант» хуҗалыгында – 250, «Ярыш»та – 150 һәм «Р-Агро» хуҗалыгында 100 тонна азык әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән әзерләү дә бара. Һава торышы әлеге эшне тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирми. Шулай да бүгенге көндә «Р-Агро» хуҗалыгы – 12, «Гигант» 3 тонна күләмендә печән әзерләгән.

Без «Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү эшләре барышы белән таныштык. Хуҗалыкта төп эшне механизаторлар Фәнис Шәмсиев һәм Рафик Сәлахов башкара. Аларның беренчесе үләннәрне «КСУ-1» чапкычы белән чаптыра, ә икенчесе – «Полесье» комбайны белән үләннәрне тураклап тутырып бара.

Күпьеллык үләннәр монда 920 гектар мәйданны били. Азык әзерләүчеләр звеносының эш көне иртәнге сәгать алтынчы яртыда башлана.

– Азык әзерләүне оешкан төстә башлап җибәрдек, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. – Безгә алдагы кышлатуга 1000 тонна печән, 5 мең тонна силос һәм 3 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк.

Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге «КамАЗ» шоферларының оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Марат Мәрдәнов, Фәрит Шәйхнуров автомашиналары басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар. Аларның кайберләре көнгә 11 рейс ясарга өлгерә. Яшел массаны тыгызлау Рафис Хәмәтовка йөкләнгән, аның бу эштә тәҗрибәсе зур.

– Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге алтынчы яртыда эшкә керешәләр, кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, – дип тә өстәде Расим Мансур улы.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 200 тоннага якын сыйфатлы сенаж салынган. Әледән-әле килеп явучы яңгырлар аркасында, хуҗалыкта печән әзерләү эше авыррак бара. Аны 50 центнер гына җыйганнар, диелгән район хәбәрендә.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100