news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы яңа "Тургай"лы булды

Яңа объект "Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү" федераль программасы кысаларында төзелде.

Тукай районы яңа "Тургай"лы булды
tukai-rt.ru
(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул "Тургай" дип атала. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Балалар бакчасы ике катлы зур бинада урнашкан. Гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрны тәшкил итә. Яңа объект "Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү" федераль программасы кысаларында төзелде. Күләмле төзү эшләре 122 миллион сумга төште. 
 
Районда балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Узган ел, әйтик, Иске Җирекледә бакча төзүдән тыш, өч җирлектә – Иштирәктә, Кече Шилнәдә һәм "Татарстан" совхозы поселогында балалар бакчалары капиталь төзекләндерелде. 
 
"Республика тарафыннан мондый ярдәм булганда бу эш дәвамлы булыр. Киләсе өч елда, дәүләт программаларына кереп, Әҗмәкәй, Олы Шилнә һәм Новотроицкое авылларында балалар бакчалары төзү ниятебез бар", – дип планнарын уртаклашты район башлыгы Фаил Камаев.
 
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов бакча мөдире Лариса Андреевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100