news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Яңа бистәсендә чишмәләрне чистарттылар

«Кызлар чишмәсе» дигәнен чистартуда урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары да катнашты.

(Тукай районы, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Яңа поселогында чишмәләрне чистарттылар, дип яза җирле басма.

Яңа бистәсен ян-яклап чишмәләр уратып алган. Көзге «Мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, бистәнең мәдәният йорты хезмәткәрләре күп кенә чаралар үткәрделәр. 8 чишмәнең берсе булган – көмештәй саф сулы «Кызлар чишмәсе» дигәнен чистартырга урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән бергә төштек. Чишмә юлын, аның тирә-юнен чистартып, кышка әзерләп калдыруны укучылар бик теләп башкардылар. Аннан кала яр буйларын, урман янын чүп-чардан арындырырга да авырсынмадылар. Көзге матурлыкка сокланып, саф һавага хозурланып, шаярышып уйнадылар, көлештеләр.

Эшләгән эшкә йомгак ясап, барчагызга да балаларның теләген җиткерәсе килә: хөрмәтле апалар, абыйлар! Табигать безне туендыра, үзенә сыендыра, сәламәтлегебезне ныгытуда зур роль уйный .Яшел йортыбызны пычратмыйк, саклыйк һәм яклыйк, аны төзекләндерүдә үз көчебезне кызганмыйк. Бу һәр кешенен изге бурычы, дип язды безгә Яңа поселогының ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot