news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте

1930 елда башлангыч сыйныфлар өчен ике сыйныф һәм бер аш бүлмәсе булган алты почмаклы беренче мәктәпне ачканнар.

(Тукай районы, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Зөлфия Мингалиева). Тукай районы Яңа Бүләк авылы мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте, дип яза җирле басма.

Яңа Бүләк авылы 1927 елда оеша башлый һәм 1930 елда башлангыч сыйныфлар өчен ике класс һәм бер аш бүлмәсе булган алты почмаклы беренче мәктәпне дә ачканнар. Балаларга аң-белем, тәрбия бирүдә күп көч куйган беренче укытучылар Гариф Ильясов, Нурбисәлимә Таһирова, Кәшфетдин Госманов, Мәрьям Суфиянова, Әсма Зыятдинова, Фатыйма Айдагулова, Евдокия Скворцова, Шәмсия Мостафиналар зур хөрмәткә лаек. Балалар күп булу сәбәпле әлеге мәктәп бинасына сыешмыйлар һәм 1950 елда бүрәнәдән яңа мәктәп бинасы төзеп, сигезьеллык мәктәп ачалар. Ул елларда биредә күрше-тирә авыллардан йөреп, 160лап бала белем алган. Башлангыч мәктәпкә генә исәпләп төзелгән бу мәктәп бинасы укучыларны һич тә канәгатьләндерә алмый, һәм 1968 елда, 1961 елдан директор вазифасын башкаручы Махубрахман абый Шәңгәрәев җитәкчелегендә яңа мәктәпнең фундаментын төзүгә керешәләр, ә 1972 елның ноябрендә кирпечтән төзелгән яңа мәктәп сафка баса. Һәм, күп тырышлык белән төзелгән әлеге мәктәптә бүгенге көндә дә Иске Теләнче, Бай-Бүләк, Күктәк-Мирсәит, Яңа Бүләк авылларыннан килгән балаларга югары белемле, үз эшләрен яратып башкаручы тырыш укытучылар белем бирә.

Шушы көннәрдә мәктәпнең 45 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Бәйрәмдә төрле елларда эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, техник хезмәткәрләр, озак еллар биредә укытып, хезмәт юлларын башка мәктәпләрдә дәвам итүче укытучылар да катнашты. Бу көнне мәктәбебезнең тарихын барлап, анда озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучыларны, техник хезмәткәрләрне хөрмәтләп искә алдык. Бәйрәм укучыларның матур шигырьләре, моңлы җырлары белән башланып китте. Назир Гыймазетдинов җитәкчелегендәге курайчылар ансабленең дәртле моңнарын кунаклар шатланып тыңладылар. Укытучыларны бәйрәм белән котлап «Сәйлән» балалар бакчасы сабыйлары «Ике кыз» әкиятен сәхнәләштерделәр.

Яңа Бүләк мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлап, белем юлларын югары уку йортларында дәвам иткән, бүгенге көндә үз һөнәрләренең осталары булып, эшләрен чын күңелләре белән яратып башкарып, югары дәрәҗәләргә ирешкән бик күп авылдашларыбыз бар безнең. Бәйрәмдә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган Альмира Фәхриева, Хамис Харисов, Энҗе Якуповалар укытучыларга фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр, аларга дәртле җырларын бүләк иттеләр. Ветеран-укытучыларның чыгышын да кызыксынып тыңладык. Алар үзләренең яшьлек елларын барлап, хатирәләрен яңарттылар, эш-тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәт чорында булган кызыклы вакыйгалар турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, мәктәп коллективына эшләрендә уңышлар теләделәр.

Озак еллар авылыбыз мәктәбен җитәкләп, югары уңышларга ирешкән Сәлмән Мөҗәһит улы Әхмәтҗанов аның бүгенге көндәге эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырып үтте, намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, сабыр һәм ярдәмчел булулары өчен укытучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм матур җырларын бүләк итте.

Бәйрәмебез бик күңелле һәм җылы мохитта үтте. Барлык авылдашлар исеменнән мәктәп коллективына тагын бер кат рәхмәт әйтеп, югары уңышларга ирешүләрен һәм инсафлы, тырыш шәкертләрнең күп булуын теләп калабыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100