Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы ветераннарына Татарстан Президентыннан бүләкләр җибәрелде
Бүген Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши.
(Тукай, 26 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы ветераннарына Татарстан Президентыннан бүләкләр җибәрелде. Бүген Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 кеше яши, дип яза район газетасы.
Аларның иң өлкәне тиздән 99 яшен тутырачак. Шамил Хәмәтов Калмаш авылында гомер итә. Сугыш ветераннарыннан бер хатын-кыз – Круглое Поле бистәсеннән Ольга Левицкая фашист концлагере тоткыны.
Сугыш толлары исә районда барлыгы 147 кеше. Андыйлар Бәтке, Биклән, Теләнче Тамак, Боерган авыл җирлекләрендә күп. Тыл хезмәтчәннәреннән 495 кеше исәпләнә. Теләнче Тамак, Күзкәй, Әҗмәкәй, Бәтке, Биклән авыл җирлекләрендә андыйлар 30ардан артык.
Шушы көннәрдә аларның барысына да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы куелган бәйрәм открыткалары җибәрелде. Сугыш ветераннары һәм толларына исә, открыткага өстәп, азык-төлек җыелмалары да биреләчәк. Казаннан кайткан бүләкләр авыл җирлекләренә озатыла башлады инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз