news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы ветераннары госпитальдә дәвалана

Сәламәтлекләренә карап 10-15 көнлек дәвалану алалар.

(Тукай районы, 20 июль, "Татар-информ" "Якты юл"). Тукай районының тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә тернәкләндерү курслары узалар. Анда 30лап тукайлы дәваланып чыкты, дип яза җирле басма.

Атна саен госпитальгә берничә тукайлы керә. Сәламәтлекләренә карап 10-15 көнлек дәвалану алалар. Һәм һәрберсе медицина сихәтеннән генә түгел, җылы сүз, ягымлы караштан да шифа алып чыгалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot