news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды

Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов Пенсионерлар Союзының региональ бүлегеннән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды
tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/kelg-yelgannarny-yttek

(Тукай районы, 4 март, "Татар-информ", "Якты юл" , Гөлназ Таипова). Тукай район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, җирлекләрдәге ветераннар советлары һәм инвалидлар оешмалары рәисләре катнашында утырыш узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов 2018 елны башкарылган эшләр һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды. «Әйтәсе сүзләребез шактый җыелды», – дип ветераннар үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр.

Тулаем алганда, район ветераннар советы эшчәнлеге югары бәяләнде. Уңышлары да шактый. Узган елны район ветераннар оешмасы «Лукойл» җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаган, республикакүләм «Ел лидеры-2018» конкурсында «Иҗтимагый оешма» номинациясендә диплом белән бүләкләнгән.

Ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов Пенсионерлар Союзының региональ бүлегеннән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Утырышта шулай ук Биклән ветераннар советы рәисе Асия Фазуллинага, Мусабай-Завод ветераннар советы рәисе Гөлсем Ибәтуллинага, Кече Шилнә ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Тәнвирә Герасимовага һәм Калмаш инвалидлар оешмасы рәисе Рәзинә Мәгъсүмовага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100