news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы укучысы бөтенроссия конкурсы җиңде

Арсений үз проектын ил өчен иң актуаль проблемаларның берсенә – экологиягә багышлаган иде.

Тукай районы укучысы бөтенроссия конкурсы җиңде
Якты юл

(Тукай районы, 2 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе укучысы Арсений Исаев быел апрель аенда үз проекты белән Санкт-Петербург шәһәрендә үткән "Әгәр мин Президент булсам" дигән бөтенроссия конкурсында җиңгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурс өч айга якын дәвам итте һәм төрле яшьтәгеләр өчен дүрт юнәлештә – эссе, рәсем ясау, видеоролик һәм проект номинацияләре буенча барды. Мәктәп укучылары һәм студентлар мәгариф, сәламәтлек саклау, цифрлы икътисад, социаль тармак, сәясәт темаларына үз эшләрен тәкъдим итте.

Арсений үз проектын ил өчен иң актуаль проблемаларның берсенә – экологиягә багышлаган иде.

Беренче турдан Арсений катнашучы сертификаты алып кайтты. Кабат чыгыш ясарга чакырылучылар рәтендә аның исеме юк иде. Ә инде июнь аенда әлеге бәйгене оештыручылар Арсенийга шалтыратып ни өчен аның йомгак ясау һәм бүләкләү турына килмәве белән кызыксынгач, аның гаҗәпләнүенең чиге булмады.

Оештыручылар Арсенийга «Проект» номинациясендә беренче урынны алуын һәм диплом белән бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләрен әйттеләр. Чыннан да, бүләкләре Арсенийны эзләп тапты. Шушы көннәрдә ул күптән көтелгән посылка алды. Арсений беренче дәрәҗә лауреат дипломы, планшет, смарт-сәгать, китап һәм 2020 елда Владивосток шәһәрендә узачак "Океан" бөтенроссия балалар үзәгендә профильле сменада катнашу хокукы бирүче сертификат алды, дип сөйләде Шилнәбаш мәктәбе директоры Татьяна Калугина. 

Арсенийны конкурста катнашу өчен Шилнәбаш мәктәбенең югары квалификацияле педагогы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Корнилова әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100