Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы укучылары «Алтын каләм» республикакүләм бәйгесендә катнашты
Фестивальдә Тукай районының Яңа Бүләк, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое һәм Бәтке авыл җирлекләреннән 24 укучы катнашты.
(Тукай, 28 май, "Татар-информ", "Якты юл"). «Алтын каләм» – «Золотое перо» дип исемләнгән XXII Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының район туры 15 май көнне үк төгәлләнде. Барысы бергә әлеге фестивальдә Тукай районының Яңа Бүләк, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое һәм Бәтке авыл җирлекләреннән булган 24 укучы катнашты, дип яза район газетасы.
Шул балаларның язмаларыннан районыбызның жюри әгъзалары республиканың читтән торып эшләнелгән этабына 5 иң яхшы эшне җибәрделәр. Ә республика этабы үз эченә ике турны ала: читтән торып кына эшләнелә торганы – 26 майдан 15 июньгә кадәр. Һәм бу тур нәтиҗәләре буенча очный тур үткәрелә, анысы 26 июньнән 30ына кадәр билгеләнә.
Читтән торып кына эшләнелә торган турга «Татар телендәге басма журналистика» номинациясендә безнең районнан Данис Гайнатуллин (Бәтке), Ләйсән Хисамова (Новотроицкое) һәм Гүзәл Әбзәлетдинова (Сәмәкәй) чыктылар. «Иң яхшы фоторепортер» номинациясендә җиңүгә Полина Ширшова (Бәтке) дәгъва кыла. «Иң яхшы радио алып баручысы» номинациясендә Гөлназ Хисматовага (Бәтке) тиңнәр булмады. Әлеге балаларга «Алтын каләм» – «Золотое перо» республикакүләм конкурсында җиңүләр теләп калабыз. Бары тик уңышлар гына елмайсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз