Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы уку йортларының яңа уку елына әзерлеген республика эксперт төркеме тикшерде
Бу юлы конкурста катнашучылар исемлеге районның бер учреждениесе белән генә чикләнде.
(Тукай районы, 23 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мусабай Завод мәктәбенең һәм балалар бакчасының яңа уку елына әзерлеген республика эксперт төркеме тикшерде, дип яза район газетасы.
Җирәбә белән сайлап алуда да шушы мәктәп эләкте. Шулай итеп, бу юлы конкурста катнашучылар исемлеге районның бер учреждениесе белән генә чикләнде.
21 августтан республикада мәгариф учреждениеләрендә иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа уку елына әзерләү буенча күргәзмә-конкурс старт алды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыкның Иҗтимагый советы вәкилләреннән торган эксперт төркеме безнең районда да булды. Ул капиталь ремонт үткәрелгән Мусабай Завод мәктәбенең һәм балалар бакчасының яңа уку елына әзерлеген карады.
Авылның әлеге ике учреждениесе бер бинада урнашкан. Балалар бакчасы мәктәп бинасына 2008 елда күчерелгән булган. Ә мәктәпнең төзелгәненә инде 40 елдан аткан. Шул чордан бирле капиталь ремонт биредә бер мәртәбә дә үткәрелмәгән булган. «Минем биредә ике улым укый. Алай кышларын салкын булудан, тәрәзәләрдән җил өрүдән, дымлылыктан зарланмыйлар иде. Чөнки мәктәптә кулдан килгәнчә агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылып торды. Ә капиталь ремонтка бик сөендек – балаларыбыз өчен уңай шартлар тудыру бит!» – дип фикере белән уртаклашты барлык әти-әниләр исеменнән Зөлфия Хөсәенова.
Бинаның алгы фасады гипсокартон белән тышланган, караңгы кызыл төстәге яңа профнастил түбә дә әллә кайдан үзенә җәлеп итеп, монда чыннан да яңа гына ремонт үткәрелгәнен искәртеп тора. Эксперт төркеме вәкилләре бинаның тышына гына игътибар итеп калмады, балалар нинди шартларда тәрбияләнәчәк –мәктәптә дә, бакчада да җентекле тикшерү үткәрде, кимчелекләр табылган урыннарны төзәтергә кушты.
Программа кысаларында бинаның фасадын һәм түбәсен яңартудан тыш, тәрәзәләре, кабинет ишекләре алыштырылган, су белән тәэмин итү системасы, санузеллар яңадан эшләнгән. Бакча өлешендә, боларга өстәп, уен залында җылы идән, яңа төркем ачу өчен бүлмә ясалган. Республика программасыннан тыш, ремонт өчен район бюджеты да өлеш чыгарган, «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясенә кушылып, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә табылган. «Җирлектә балалар саны арта. Узган ел бакчада бер генә төркем иде, быел менә икенчесен ачабыз», – дип билгеләп үтә бакча мөдире Лилия Хөсәенова.
Мәктәптә исә яңа уку елында 60 бала белем алачак. Биредә шулай ук, программадан тыш, спорт залы, ашханәнең пешерү залы ремонтланган. Комиссия бу территорияләрне дә әйләнде, башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
«Республика күләмендәге бу бәйгедә район ел саен катнаша. Узган ел яңа уку елына әзерлекнең торышы буенча Шилнәбаш мәктәбе өченче урынга лаек булган иде, аннан алда Иске Абдул мәктәбе катнашты», – дип билгеләп үтә район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев.
Быел тикшерү өчен җирәбә юлы белән районда тагын бер мәгариф объекты билгеләнергә тиеш иде. Сайлау үзенекен итте: комиссия секретаре Татьяна Бәширова кулына «Мусабай Завод мәктәбе» дигән язу эләкте. Шулай итеп, бу юлы конкурста катнашучылар исемлеге районның бер учреждениесе белән генә чикләнде.
Тукай районы белән беррәттән эксперт төркеме ул көнне бер зонага кергән Актаныш, Минзәлә, Сарман һәм Мөслим районнарында булды. Комиссия алардагы мәгариф объектлары арасыннан иң яхшыларын сайлаячак. 28-29 августта конкурсның икенче этабы – финалы уздырылачак. Мусабай Завод мәктәбе һәм балалар бакчасы иң яхшылар исемлегенә эләгерме – эксперт төркеменең нәтиҗәсе тиздән билгеле булачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз