news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Тогаево авылында су басымы көчәйде

Барлык эшләр 200 мең сумга төште, финанслау авыл җирлеге бюджетыннан башкарылды.

(Тукай районы, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл").Тукай районы Шилнәбаш авыл җирлегенең Тогаево авылында су башнясына басымны арттыра торган бак куелды, дип яза җирле басма.

Авылда бүген 53 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Тогаевода яшәүчеләр моңа кадәр суның басымы җитмәүдән шактый иза чикте. Скважинага бакны Риф Миңнекәев җитәкчелегендәге «Татарстан коммуналь челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре урнаштырды. Барлык эшләр 200 мең сумга төште, финанслау авыл җирлеге бюджетыннан башкарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot