news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Теләнче Тамак мәктәбендә экологик темага Бөтенроссия фәнни конференциясе үтте

Конференция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан оештырылды.

(Тукай районы, 15 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Табигатькә, аның ресурсларына сакчыл караш кече яшьтән башланырга тиеш. Бу уңайдан Теләнче Тамак урта мәктәбендә системалы эш алып барыла. Шуларнын берсе – ел саен диярлек үткәрелүче фәнни-гамәли конференцияләр. Менә быел да безнең мәктәп базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләргә экологик һәм географик белем бирүдә дәвамчанлык» дигән темага III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде, дип яза җирле басма.

Конференция ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, КФУ тарафыннан оештырылды. Үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга Актаныш, Минзәлә, Сарман, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Тукай, Кукмара районнары, хәтта Марий-Эл Республикасыннан килгән укытучы һәм тәрбиячеләр җыелган иде.

Конференция II-III сыйныф укучылары башкаруында (укытучылары Т. Шәкүрова, Р. Шәрәфетдинова) «Су буенда» дигән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Балалар елга-күлләрне пычранудан саклау, бигрәк тә авылыбыз яныннан агучы Иганә елгасының чисталыгы хакында бик матур итеп сөйләделәр. Укучыларның эчтәлекле чыгышы кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

Конференциянең пленар утырышын ачу өчен сүз район мәгариф идарәсе башлыгы Р. Исаевка бирелде. Ул барлык конференциядә катнашучыларны тәбрик итте һәм аларга конференция эшчәнлегендэ уңышлар теләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ч. Әхмәтшина мәктәптә экология тәрбиясе бирүдә башкарган эшләр белән таныштырды һәм бу өлкәдәге эшчәнлек буенча презентация күрсәтте.

Соңыннан сүз КФУның география һәм экология укыту буенча кафедра җитәкчесе, профессор, педагогия фәннәре докторы И. Гайсинга бирелде. Ул, конференцияне төп оештыручы буларак, көн тәртибе белән таныштырды. Илгизәр Тимергали улы география фәнен укытуның тарихы һәм бүгенге торышы, бу өлкәдә эшләгән галимнәр турында сөйләде, барлык фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларга уңышлар теләде.

Марий-Эл Республикасы Волжск шәһәреннән килгән Г. Толстых чыгышы шактый кызыклы булды. Ул үзе эшләгән мәктәптә урман хуҗалыгы эшчәнлегенә аерым игътибар бирелү һәм мәктәптә «Яшь урманчылар» отряды башкарган эшләр белән таныштырды. Шулай ук Кукмара районы Лубян урман хуҗалыгы техникумыннан килгән Р. Хәбибуллин чыгышы игътибарга лаек. Ул ТР территориясендә 1800 ел белән чагыштырганда урманнарның ни дәрәҗәдә кимүе, аларның юкка чыгу сәбәпләре хакында сөйләде.

Теләнче Тамак урта мәктәбе укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. З. Гайнетдинова (әйләнә-тирә, I сыйныф), Э. Гыймазетдинова (әйләнә-тирә, IV сыйныф), Р. Исхакова (физик культура, V сыйныф), Ч. Әхмәтшина (инглиз теле, V сыйныф), Г. Борһанова (инглиз теле, VIII сыйныф), Ә. Фәхриев (география, VIII сыйныф) үткәргән дәресләрдә һәр тема экология тәрбиясе бирү белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелде. Мөгаллимнәрнең дәресләре югары бәяләнде.

Алдагы көн тәртибендә укытучылар һәм тәрбиячеләр 4 секциягә бүленеп эшләделәр. Түгәрәк өстәл артында утырып, һәркем үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Нинди фән укытуга карамастан, һәркем үзенең табигатьне саклауга битараф түгеллеген белдерде. Һәр секциядә җанлы һәм файдалы сөйләшү булды.

Конференция эшчәнлегенә йомгак ясау өчен, актлар залына җыелдылар. Һәр секция җитәкчесе үзләренең эш нәтиҗәсе белән таныштырды, тәкъдимнәр белән чыкты. Барлык нәтиҗәле эшләгән тәрбияче һәм укытучыларга грамота, дипломнар тапшырылды. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Р. Ямалетдинов конференция эшчәнлеген уңай бәяләп, барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.

И. Гайсин фәнни-гамәли конференция эшеннән бик канәгать калуын җиткерде. Конференцияне оештыру һәм үткәрүгә зур көч куйган Теләнче Тамак урта мәктәп коллективына һәм барлык эшләрне оыштыруны башлап йөргән, конференция материалларын чыгаруда зур көч куйган Г. Гыйльмиева зур рәхмәтен белдерде. Ул киләсе конференцияне шушы тирәлектәге елга-күлләрне өйрәнүгә багышларга дигән тәкъдим белән чыкты. Үзе укыган мәктәпкә кайтып, зур һәм файдалы эш башкаруына чиксез сөенүен җиткерде, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100