Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Теләнче Тамак авылының халык театры оешуга быел 50 ел тулды
Театрның беренче адымнарын ясаганда режиссеры булган Наилә Зарифуллина үзе эшләгән заманда куелган спектакльләр турында сөйләде.
(Тукай районы, 6 июнь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Теләнче Тамак авылының халык театры оешуга быел 50 ел тулды. Шул уңайдан мәдәният йортында киң колачлы, тарихи истәлекләргә, хатирәләргә бай юбилей бәйрәме үткәрелде, дип яза җирле басма.
Аңа инде байтак көннәр үтте, бераз соңарып булса да, шул кичәдән алган тәэсирләр белән уртаклашасы килде. Чөнки ул югары хәзерлектә, эчтәлекле дә, хисләргә бай булды. Шатлыгыбызны уртаклашырга ут күршеләребез Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авылыннан үзешчәннәр дә килде. Буш кул белән түгел, билгеле, күчтәнәчкә җырлар, музыка, җылы котлаулар алып килгәннәр иде.
Театрның беренче адымнарын ясаганда режиссеры булган Наилә Зарифуллина үзе эшләгән заманда куелган спектакльләр, аларда катнашкан авыл үзешчәннәре, гомумән, хисләргә бирелеп, театр тарихы турында сөйләде. Сәхнә ветераннары Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасыннан өзек күрсәттеләр. Матур уйныйлар, чын артистлар, диярсең. Халык театры 2014 елда Чаллы драма театрында, тулы зал җыеп, «Каенана» спектаклен күрсәткән иде, үзешчәннәр юбилей кичәсендә шуннан бер өзекне сәхнәләштерделәр.
Театрда төрле елларда төрле режиссерлар эшләде. Театр сәнгатенә ихлас бирелгән кешеләр иде алар. Шуңа күрә театр озын гомерле булгандыр да. Шуларның берсе –Мәзүмә Шәймәрдәнова. Алар ире Сәетнур белән ул елларда клубны чын иҗат учагына әверелдерделәр. Күпме спектакльләр әзерләп, авылда гына түгел, күршеләргә барып та осталыкларын күрсәттеләр. Мәзүмә Шәймәрдәнова кичәдә шул еллар, сәхнәдәшләре турында сагынып сөйләде, бүгенге коллективка уңышлар теләде.
Халык театрының беренче режиссеры Наҗия апа Әхмәтҗанова иде. Кичәдә аның кызы Бриллиант катнашып, әнисеннән ишеткән истәлекләр белән уртаклашты. «Халык» исеме коллективка Мәҗит Шамхаловның «Каенана» әсәрен сәхнәләштергәннән соң бирелгән. Театр коллективы Бөек Ватан сугышы темасына кабат-кабат кайтты. Чөнки авыл халкы өчен кадерле иде ул еллар хатирәләре. Бу кичәдә дә Риза Ишморатның «Кайту» спектакленнән өзек күрсәттеләр. Кыска гына кисәк булса да, тамаша залын әсир итте ул. Ярты гасыр гомер эчендә театр классикларның әсәрләрен дә репертуарыннан төшермәде, заманны чагылдырган спектакльләрне дә сәхнәләштерде. Бүген дә Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәреннән өзек, Сәмига Сәүбәнованың бүгенге көнне чагылдырган «Күпер» пьесасынан күренеш тәкъдим иттеләр.
Сәхнә ветераны, гомере буе балалар укыткан Ләйлә Ризатдинова өчен сәхнә, мөгаен, икенче яраткан хезмәте булгандыр. Малайлар роленнән башлап уйнады ул сәхнәдә, нинди генә образлар тудырмады, тын алмыйча тыңларлык итеп шигырьләр сөйләде. Ветеранның кичәдә сөйләрлек истәлекләре күп иде. Төрле елларда сәхнәдә уйнаган спектакльләрен дә, сәхнәдәшләрен дә искә алды.
Әгәр дәвамчылары булмаса, теләсә кайсы иҗат коллективы акырынлап сүнә, ә Теләнче Тамакта халык театрының дәвамчылары үсеп килә. «Алтын битлек» дигән драма түгәрәгенә йөрүче балалар 3 ел рәттән Мөслимдә узган «Иделкәем» фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар да юбилей кичәсенә Равил Бухараевның «Апушның тылсымлы төшләре»н әзерләгәннәр, «Шүрәле»дән өзек күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз