news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр

Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды.

(Тукай, 29 май, "Татар-информ", "Якты юл"Рамилә Шәрифуллина). Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр, дип яза җирле басма.

Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды. Авылыбызда матур гомер итүче парлар кичәдә катнашты. Гөлсинә һәм Назыйф Арслановлар, Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар, Ринат һәм Роза Габдрахмановлар, Әхнәф һәм Энҗе Фәхриевлар гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә алып бардылар. Кичә җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга истәлеккә Зәрия Вәлиеваның «Бәхет юрап язам» китабы бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100