Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Ташкичү авылында чишмә бәйрәме узды
Шушы көннәрдә Ташкичү авылында «Дәүләт чишмәсе» бәйрәме узды.
(укай районы, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлшат Салихова). Ташкичү авылында чишмә бәйрәме узды, дип яза җирле басма.
Тукай районы Мусабай-Завод авыл җирлегендә тагын бер чишмә сафка басты. Шушы көннәрдә Ташкичү авылында «Дәүләт чишмәсе» бәйрәме узды. Көмеш балдаклар чыгарып агучы бу чишмә, авылның бик матур урынында урнашкан.
Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева үзенең чыгышында:
– Җирлегебездә халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелгән икенче чишмә бу, әле шушы көннәрдә генә Мусабай-Заводта чишмә ачкан идек, – диде. – Авылларыбызның яме булган чишмәләребезне югалтмыйк, аларны пычранудан саклыйк, – дип мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, Ташкичү авылы халкының шатлыгын уртаклашып, аларны чишмә бәйрәме белән котлады. Бу төбәкнең чишмәләргә бай булуын, аларга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, уен-көлке белән үрелеп барган бу бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Чишмә янына җыелган олысы-кечесе үзебезнең җирлек үзешчәннәре башкарган дәртле җырларны тыңлап ял иттеләр, салкын чишмә суын эчеп тәннәренә сихәт алдылар.
Авылыбыз горурлыгы – Ильмир Ямаловның төрле уен коралларында уйнавы, олы яшьтәге апаларның баянга кушылып җырлаулары, бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды. Ташкичү авылыннан Айсылу Зарипова, Әлфиназ Гыймаевалар авылдашларын тәмле чәй һәм кайнар коймак белән сыйладылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз