Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Түбән Суыксу һәм Югары Суыксу авылларына су яңа башнядан килә башлаячак
26 метр биеклектәге, 70 кубометр сыйдырышлы әлеге башня ике авылның 800гә якын йорт хуҗалыгын су белән тәэмин итәчәк.
(тукай районы, 19 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Түбән Суыксу һәм Югары Суыксу авыллары арасында яңа су кудыру башнясы урнаштырдылар. 26 метр биеклектәге, 70 кубометр сыйдырышлы әлеге башня ике авылның 800гә якын йорт хуҗалыгын су белән тәэмин итәчәк. Эшләрне «Татарстан коммуналь челтәрләре» подрядчы оешмасы башкарды. Финанс чаралары Түбән Суыксу авыл җирлеге исәбеннән бүленде, дип яза җирле басма.
Дөрес, башня әлегә эшен башламаган, аны су челтәренә тоташтыру җәйгә таба булыр дип көтелә. Бүгенгә халык яңа скажина белән рәттән торучы иске башнядан килгән судан файдалана. Анысы 35-40 еллар элек төзелгән булган. 25 кубометр сыйдырышлы, 12 метр биеклектәге әлеге башня 800гә якын йорт хуҗалыгын тәэмин итү өчен, әлбәттә, бик кечкенә. Шуның өстенә, Түбән Суыксу да, Югары Суыксу да көннән-көн үсә бара, яңа йортлар калкып кына тора. Якын елларда 400 йортны берләштерәчәк яңа поселок та барлыкка килер дип көтелә. Иске Җирекледән соң дәвам итә торган торак төзелеше участогы нәкъ менә Түбән Суыксу җирлегенә керер дип планлаштырыла. Бүгенге көндә монда тулы куәтенә участоклар бүлү, сату бара, башланган төзелешләр дә җитәрлек. Ә йорт хуҗалары өчен барлык инфраструктуралар арасыннан су белән тәэмин ителеш аеруча мөһим.
Шулай итеп, куәтле яңа башня авылларның бүгенге торышына карап кына түгел, киләчәген дә күздә тотып куелган. «Җирле пунктларда су өзеклеге чыкмады, анысы. Ләкин җәй көннәрендә басым җитмәгән вакытлар шактый булды. Хәзер бу проблема артта калыр дип ышанабыз», – дип ачыклык кертә Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов.
Су – яшәү чыганагы, дибез. Элек халык урамдагы колонкалардан, чишмәләрдән су ташып көн күрсә, авылда хәзер андый тормышны күз алдына да китереп булмый. Һәр хуҗалыкта су бүген өйгә кергән, ваннасы-бәдрәфе, душ кабиналары, автомат кер юу машиналары куелган. Су килү генә җитми хәзер, аның нәкъ менә көчле басымлы булуы кирәк. Түбән Суыксуның 8 Март урамында яшәүче Нәзирә Әюпова һәм Мирзанур Хәсәншин да шул фикерне ассызыклыйлар. «Әле авылга яңа башня куелуын белмәгән идек. Без бик шат. Оныклар белән яшибез. Кечкенә балалар булган йортта суның акмый торганы юк инде аның. Көн саен юындырырга да кирәк. Без бик рәхмәтле», – диләр алар. Шунысын да әйтергә кирәк, 20гә якын йорты булган бу урамда көздән су челтәрләрен дә яңартканнар. Элеккеге тимер торбалар моннан 35 ел элек салынган, алар тузган, кайбер урыннарыннан тишкәләнгән дә булганнар. Хәзер 180 метр озынлыкта яңа пластик торбалар сузылган. Бу эшкә авыл бюджеты 142 мең сум акча тоткан. «Су басымы күзгә күренеп яхшырды», – ди Нәзирә ханым. «Безнең сүзне тыңлап, авыл башында су гидранты да куеп калдырдылар. Анысы да бик мөһим. Менә берничә ел элек күршедә янгын чыкты, андый хәлләр яңадан кабатлана күрмәсен», – дип өсти Мирзанур Хәсәнович.
Су белән тәэмин ителешне яхшырту максатыннан быел ике күпфатирлы йортта ремонт үткәрелгән – Үзәк авылның Яңа урамындагы 10, 11нче йортларында су торбалары тулысынча алыштырылган. Эшләр шулай ук җирлек бюджеты исәбеннән башкарылган. Монда да суүткәргеч күптәнге, нык тузган хәлдә булган. Өченче катта яшәүчеләр су менмәүдән аерата интегә торган булганнар. 10нчы йортта республика программасы кысаларында быел капиталь ремонт та үткәрелгән, 11нче йортта бу эш киләсе елга планлаштырыла.
Су белән тәэмин итүне яхшыртасы проблемалы участоклар да шактый кала әле җирлектә. Түбән Суыксуда Маҗын урамының яртысында су юк, Үзәк, Полевая урамнарында ремонт эшләре башкарырга кирәк, Югары Суыксуда, Куадыда су челтәрләре тулысы белән реконструкция сорый. Ә Яңа Мусабай авылында суүткәргеч бөтенләй юк. Халык кайсы чишмәгә йөри, кайсы ихатасында кое казыта. «Су кертү буенча проект бар, экспертиза үткән, бүген «Чиста су» программасына кертү мәсьәләсе карала», – дип аңлатма биреп үтә бу җәһәттән җирлек башлыгы Флер Ихсанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз