news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы төбәгендә III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте

Анда төрле авыллардан 20гә якын кеше катнашты

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районының Калмаш авылы мәдәният йортында III районкүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте. Анда төрле авыллардан 20гә якын кеше катнашты.

Мөнәҗәтчеләр фестивальдә дини-фәлсәфи, ана һәм бала, шулай ук тормыш мәгънәсе турындагы мөнәҗәтләр әйттеләр. Хәлимә апа Гыймазова үзе чыгарган бәетне сөйләде. Биклән авылыннан Фәния Абдуллина белән Гөлнур Гыймадиева чыгышы шулай ук бик үзенчәлекле булды. Алар мөнәҗәтләрне моңлы курай астында көйләделәр. Яшьләр дә мөнәҗәтләрне бик төгәл башкардылар. Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Калмаш авылыннан бертуган Шамил, Әмир һәм Амаль Мингалимовлар чыгышы барча кешене әсир итте.

Бүләкләрен район имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас тапшырды, дип яза “Якты юл” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot