news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы супербабае белән суперәбисен сайладылар

Бүләккә тапшырылган җылы юрганнарын, авыл җирлекләреннән алган тартмаларын күтәргән, дулкынланудан күзләре чыланган бәхетле елмаючы әби-бабайлар ул.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районы Круглое Поле мәдәният сараенда “Супербабай һәм суперәби” район бәйгесе башланырга санаулы минутлар калганда кайберәүләр чыгышын кабатлый, кемдер гармун суза, тик катнашучыларның күбесе инде сәхнә артында. Күкрәгенә “5”ле билгесе беркеткән ханым да дулкынлануын яшерми: “Иштирәктән мин, Ләйсирә Закирова. Яшь чагында җырлый идем, сәхнәдә дә күп чыгыш ясадым, тик соңгы елларда иҗатка вакыт бик тимәде. Мондый чарада беренче тапкыр катнашам, дулкынланам, әлбәттә. Бәйгегә дип махсус чәк-чәк, бәлеш, пироглар пешердем, кул эшләремне – бәйләм белән чигешләремне алып килдем. Миңа теләктәшлек белдерергә оныклар, балалар, игезәк сыңарым да килде.” Алга китеп шунысын да әйтәсе килә, Ләйсирә ханымның игезәк сыңары бәйгегә килү аның чыгышын кабатланмас итте дә инде.

Ә кул эшләренә килгәндә, чыннан да, Круглое Поле бистәсенең мәдәният йортында оештырылган “Алтын куллар” күргәзмәсендә ул кичне нәрсә генә юк иде – матур итеп бизәлгән чәк-чәкләр, бавырсак, кайнатмалар, бәлешләр, авыз суларын китергән өчпочмаклар, кәрҗин итеп киселгән кабакка тутырылган көзге җимешләр дисеңме, оста итеп бәйләнгән бияләй, шәлләр, яшьләр музейларда гына күрә торган чигүле кульяулыклар, затлы шамаилләр, хәтта сәйлән белән чигелгән керәшен халык күлмәкләре дә бар иде. Биредәге әйберләрне карап чыгып, жюри әгъзалары катнашучыларга беренче бәяне куйды.

Жюри рәисе, бәйгене оештыручы, Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова фикеренчә, катнашучыларның осталыгы, әзерлеге елдан-ел камилләшә бара, шуңа күрә алар арасыннан иң-иңен сайлап алу бик катлаулы эш: “Супербабай һәм суперәби” район бәйгесе быел 5нче тапкыр үтә. Катнашучылар саны да быел, башка еллардан аермалы буларак, күбрәк. Ел саен авылда яшәүче кешеләрнең дә интернет белән файдалана алу осталыгы арта. Бу исә бәйгене җанландырып җибәрә – бәйге узачагын да, кемнәр катнашачагын да тизрәк беләләр, үзара хәбәрләшеп торалар.

Һәр авыл җирлеге үрнәк гаиләләрне, бар яктан килгән, уңган, җыр-биюгә оста кешеләрне сайлый – без аларның күпчелеген башка бәйгеләр буенча да беләбез. Шуңа кемгәдер өстенлекне бирү бик авыр.

Сәхнәгә кемнең беренче, кемнең икенче булып чыгуы жирәбә буенча билгеләнгән. Беренче булып чыгу бәхете Күзкәйдән Кәүсәрия Хафизовага елмайган. 2 саны астында – Сәмәкәйдән Роберт Исламов, 3 – Иске Дөрештән Саимә Салихова, 4 – Иске Дөрештән Рафаэль Тимергалин, 5 –әйтеп үткәнебезчә, Иштирәктән Ләйсирә Закирова, 6 – Калмаштан Мөнәвир Мусабиров, 7 – Калмиядан Нәҗибә Сәхибгәрәева, 8 – Кнәз авыл җирелегеннән Николай Конькин, 9нчы сан астында – Кнәз авыл җирлегеннән Валентина Сәгыйдуллина чыгыш ясады.

Бәйгенең сәхнәдәге өлеше “Мин бабай, мин әби булуым белән горурланам” дип аталган турдан башланды. Анда һәркем үз биографиясе, тормышта ирешкән уңышлары, балалары, оныклары турында, бүген ни белән мәшгүль булуын сөйләде.

Күпчелек әби-бабайлар, ә алар 65-70 яшьтә һәм аннан да олырак, шактый озын шигъри юлларны кәгазьгә күз дә салмыйча, яттан гына сиптерде. Җиңел бирелмәгәндер бу чыгыш аларга, һичшиксез, дулкынлану да бар, тик шулай да, сер бирмиләр үзләре – йөзләреннән елмаю китми.

Кәүсәрия апа сабырлыкның тормыш тоткасы икәненә инанган, лаеклы ялда булса да, эшсез тормый, ветераннар советында эшли, “Әллүки” ансамбле чыгышларында катнаша, калфаклар чигә, якыннарын гына түгел, өенә килгән һәркемне чәк-чәк, бәлешләре белән сыйлый икән.
Тыйнак Роберт абый турында аның тормыш иптәше сөйләде, 71 нче елны УАЗ машинасында авылга килен төшергәннәрен, химия заводында озак еллар эшләүләрен дә искә алдылар алар.

Саимә апага шушы көннәрдә 65 яшь тулган, аның җыр-моң яратуы оныкларына да күчкән, ул әле дә терлекләр асрый, бәйләргә, чигәргә, бакчада матур гөлләр, яшелчәләр үстерергә ярата икән.

70 яшьлек Рафаэль абыйның яшьлеге Чаллыда узган, ул электрик булып эшләгән, ә хәзер авылдагы бакчасында тәмле алма, виноград үстерә, балык тотарга, гөмбә җыярга ярата, үзешчән артист булып спектакльләрдә катнашырга да өлгерә.

Сәхнәгә чыгып баскан чираттагы катнашучы әби үзенең Иштирәк мәктәбендә укуын, хисапчыга укыгач, авылга кайтып, шушы һөнәр буенча озак еллар эшләвен сөйләде. “Мин бу бәйгегә лаеклы урын алырга килдем, сездән шуны көтәм!”дип шаяртты. Жюридагылар аптыраш катыш елмаерга өлгермәде, залдан “Мин бит Ләйсирә, бутагызмы әллә?” дигән тавыш ишетелде. Баксаң, сәхнәдә шундый ук киемнән Ләйсирә ханымның игезәк сыңары сөйләгән икән.

Мөнәвир абый гармунда уйнап, җырларга, биергә яратуын, бу дөньяда яхшы яшим дисәң, эшләп яшәргә тырыш, дигән киңәшен җиткерде.

“Бабай пеләш, әби тешсез була, диеп ялгышмагыз сез бүген, кызлар кебек әле мин үзем”дип сүзен башлап, чигәргә, моңлы җырлар, туган телебезне һәм туган якны чиксез яратуын сөйләгән Нәҗибә апа бар чыгышын шигъри юлларга салуы белән барысын да шаккатырды.

Николай Петрович өч телдә – удмурт, рус, татар телләрендә исәнләшүе белән үк игътибарны җәлеп итте. Ул 40 елдан артык дуңгызчылык фермасында эшләгән, тормыш иптәше белән 52 ел бергә гомер итәләр.
Валентина ханым Кнәздә туып, Хуҗәмәт авылында эшли башлап, Чаллыда озак еллар хезмәт куюын, гомер буе җыр белән бергә атлавын сөйләде. Ул хуҗалык эшләреннән бушаган арада фольклор коллективында чыгыш ясау өчен керәшен халкының борынгы костюмнарын да үзе тегеп, үзе чигеп бизәгән.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә сәхнәдән ишетелгән сүзләр артык купшы, яңгыравык булып тоелмады, чөнки һәр катнашучының акыллы киңәш бирергә дә, һәр күренешкә, һәр өлкәгә карата үз фикеренә хакы бар – тормыш юлыннан үткәндә алар сынауларны лаеклы үткән, озак еллар тырышып эшләгән,балалар үстергән, белем дә алган, гаиләсен дә саклаган, хуҗалыгын да тәртиптә тоткан, кул эшенә, җыр-биюгә дә вакыт тапкан.

Бәйгенең моннан соң булган иҗади турларында зал әбиләр сузган җырларга кушылып, биегәндә кул чабып, түзмәстән, аякларын тыпырдатып утырды.

“Супербабай һәм суперәби” район бәйгесенең үткәрелү вакыты игълан ителгәч, “Якты юл” газетасы да иң лаеклы катнашучыларга бүләк әзерләде. Гадел булсын өчен, иң-иң 9 бабай һәм әби арасыннан кем җиңәсен газета укучылар үзләре хәл итәргә тиеш, дигән фикергә килдек. Интернет аша сайтта тавыш бирү оештырдык. Ике атна дәвамында әби-бабайларга теләктәшлек белдерүчеләр көн саен өстәлеп барды, шулай да, соңгы көннәрне, аеруча соңгы сәгатьләрдә гаҗәеп активлык күзәтелде. Кайбер катнашучылар өчен тавышлар саны сәгатенә меңәрләп арта барды. Моны игътибар белән күзәтеп барган газета укучыларыбыз, борчылып, редакциягә шалтыратты. Янәсе, бу рәвешле тавыш бирү дөрес түгел, димәк, тавыш саны буенча җиңүчене билгеләү дә гадел булмаячак!” Шуңа күрә, коллектив белән киңәшләшкәннән соң, беренчел карарны үзгәртеп, бер бабай, бер әбине генә түгел, бар катнашучыларны да бүләкләргә килешенде. Круглое Поле сәхнәсендә супербабай һәм суперәбиләргә “Якты юл” газетасының махсус футболкалары һәм кружкалары тапшырылды.

Бәйге тәмам. Һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче буларак дипломга лаек булды. Ниһаять, тантананың иң көтеп алынган мизгеле – “2016 елның супербабае белән суперәбие” дә мәгълүм: алар – Кнәз авыл җирлегеннән Николай Конькин һәм Күзкәй авыл җирлегеннән Кәүсәрия Хафизова.
Бүләккә тапшырылган җылы юрганнарын, чәчәкләр, дипломнар, авыл җирлекләреннән алган тартмаларын күтәргән, дулкынланудан күзләре чыланган, тик бәхетле елмаючы әби-бабайларны якыннары уратып алды, алар истәлеккә күмәк фотога төшеп калырга ашыкты.

Гәрчә бу чара иң-иңнәрне сайлау дип аталса да, асылда, бу – һәркайсы җиңүгә лаек өлкән буын кешеләрен, аларның тормыш юлы, һөнәрләре, тәрбия алымнары белән танышып, без – урта буын һәм яшьләргә өлге итеп алыр, якыннарыбызның никадәр уңган, тыйнак, сәләтле, тырыш, кадер-хөрмәткә лаек кешеләр икәнлеге турында уйланыр өчен тагын бер мөмкинлек булды, диелә Тукай районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100