news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы спортчылары бадминтон буенча көч сынаштылар

Бадминтон ярышларының финал этабы 14-15 апрель көннәрендә Аксубай шәһәрендә узачак.

(Тукай районы, 13 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының кубогына шәхси беренчелек ярышларының 2нче этабы үтте. Анда Тукай районы данын яклап, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 16 спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.

Нәтиҗәдә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Снежана Жданова (тренеры В. Фәйзуллин) II урынга лаек булды. 2004 һәм аннан да яшьрәк булганнар арасында Мария Захарова, Әлмирә Нуриева, Ислам Ярмиев, Григорий Цыганков (тренерлары В. Фәйзуллин) IV-VI урыннарда калдылар. Бадминтон ярышларының финал этабы 14-15 апрель көннәрендә Аксубай шәһәрендә узачак. Яшьләребезгә уңышлар теләп калабыз, дип язалар безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot