Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Шилнәбаш укучылары авылның иң чүпле урыннарын ачыклады
Һәр елны Шилнәбаш авылында чисталык чаралары уза.
(Тукай районы, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Шилнәбаш авылында бик кирәкле эзләнү операциясе узды – 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары авылның иң пычранган урыннарын ачыклады. Һәм шундый нәтиҗәгә килделәр – елга яр буе һәм урмандагы ял итү урыннары иң чүплесе. Шул уңайдан мәктәп укучылары, кичекмәстән, экологик акция дә үткәрделәр, дип яза җирле басма.
Ничек инде табигатькә карата бу кадәр җавапсыз булырга кирәк, дип аптыраган укучылар. Елга буе төргәкләр, банкалар, ашамлык капчыклары белән тулган була кайчагында. Ә бит шушы чүпне һәр кеше үз артыннан җыеп китә һәм якындагы чүп контейнерына түгеп калдыра ала. Шундый ук картина урман яланнарында да күзәтелә.
Һәр елны Шилнәбаш авылында чисталык чаралары уза. Мәктәп укучылары мәктәп яны территориясен, шулай ук авыл урамнарын чүптән арындыралар. Ләкин тулы бер авылны чиста тотуда мәктәп укучыларының гына көче җитми шул, дип язалар безгә Шилнәбаш авылы мәктәбеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз