news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Шилнәбаш мәктәбе укучыларына юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр

Очрашуда яктылык кайтаручы элементлар турында сүз алып барылды.

 (Тукай районы, 13 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Шушы көннәрдә Шилнәбаш авылы мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ территориаль идарәсе профилактика бүлеге җитәкчесе Резидә Гыйльметдинова тарафыннан балалар белән очрашу үтте. Очрашуда яктылык кайтаручы элементлар турында сүз алып барылды, дип яза җирле басма.

Резидә Рәҗәп кызы шулай ук балаларга тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчегә җәяүлеләрне күрүе аеруча да авыр икәнлеге, тротуарлар юк җирдә – авыл җирлегендә күрү аеруча да кыенлашканы турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук балалар белән бәйле күп төрле юл фаҗигаләрен мисалга китерде, баларның юлда игътибарлы булуларын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорады. Чара ахырында Резидә Гыйльметдинова җыелган һәрбер балага яктылык кайтаручы фликерлар таратты, дип яза Шилнәбаш авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Червякова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot