news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Шилнәбаш агитбригадасы «Кама» агрофирмасы игенчеләренә концерт куйды

«Нью Холланд» һәм «Акрос» комбайннарын иярләүче бу егетләрнең һәрбесенең күрсәткече яхшы.

(Тукай районы, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Шилнәбаш агитбригадасы «Кама» агрофирмасы игенчеләренә концерт куйды, дип яза район газетасы.

Кырларда уңыш җыю дәвам итә. Күптән түгел Шилнәбашның «Нивушка» ансамбле авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова җитәкчелегендә басуга агитбригада белән чыкты һәм «Кама» агрофирмасы игенчеләрен сәламләде. Агитбригада кызлары комбайнчылар алдында шигырьләр дә сөйләделәр, җырлар да башкардылар. Биредәге басуда ул көнне комбайнчы Фәйзелхак Сафин, Айрат Җаббаров, Илгиз Кәримов, Анатолий Чернов, Раяз Шакиров, Вәзир Ахунов, Илмир Шәймөхәммәтов, Алмаз Сәитов, Ирек Хәсәншин, Илсур Шәймөхәммәтов эшлиләр иде. «Нью Холланд» һәм «Акрос» комбайннарын иярләүче бу егетләрнең һәрбесенең күрсәткече яхшы. Агитбригадачылар аларның барысына да сәламәтлек, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алуларын теләде, дип яза авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева.

news_right_1
news_right_2
news_bot