Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы сабыйлары спорт ярышларында сынатмады
Тукай районы Кнәз авылында «Балалар өчен 100 төрле шөгыль» дип исемләнгән бәйге-уен программасы оештырылды.
(Тукай районы, 10 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Кнәз авылында «Балалар өчен 100 төрле шөгыль» дип исемләнгән бәйге-уен программасы оештырылды, дип яза җирле басма.
Чарада «Лебедушка» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар катнашты. Монда балачак, тынычлык һәм яхшылык турында җырлар яңгырады, балалар әйлән-бәйлән уйнады, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Оештыручылар тарафыннан сабыйлар өчен күп төрле сораулар әзерләнгән иде, балалар, үз чиратларында, аларга кызыклы-кызыклы җаваплар бирделәр. Сабыйлар шулай ук спорт чараларында да актив катнаштылар, дип хәбәр итә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз