news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы сабыйлары кул эшләнмәләрен бар күңел җылысын биреп башкаралар

Дәресләр вакытында яшүсмерләрдә мантыйкка сәләт арта, уйлау, фикер йөртә белү, күзаллау формалаша, фантазиясе байый, дип саный түгәрәкнең җитәкчесе.

(Тукай районы, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында яшәүче балалар, яшүсмерләре үзләренең актив булулары, яңалыкка омтылулары, яңа төр һөнәрләр үзләштерү максаты белән янып-көеп йөрүләре белән аерылып торалар. Тукай районының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче балаларның махсус түгәрәкләргә йөреп, искиткеч матур кул эшләнмәләре ясыйлар, дип яза җирле басма.

«Татарстан» совхозы поселогының китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь эзләнүчеләр» дип исемләнгән түгәрәк эшләп килә. Аның җитәкчесе Эльвира Межуева сабыйлар белән төрледән-төрле дәресләр, әңгәмәләр, мастер-класслар үткәрергә ярата. Балалар уч төпләренә буяулар буяп, төрле рәсемнәр ясыйлар, эбру техникасы белән танышалар. Эбру фарсы теленә тәрҗемә иткәндә «болытларга охшаган» дип тәрҗемә ителә. Әлеге техниканың нигезендә су өстендә эреми торган буяулар белән рәсем ясау һәм аны кәгазьга төшереп кую ята. Әлеге дәресләрне балалар аеруча көтеп торалар, фантазияләрен эшкә җигеп, нинди генә рәсемнәр ясамыйлар! Моннан тыш китапханәдә 4-5 яшьлек сабыйлар өчен «Сәләтлеләр» дип исемләнгән дәресләр дә үткәрелә башлады. Монда балалар алфавиттагы хәрефләр белән иҗат ярдәмендә таныша ала. Сабыйлар хәрефләрне танып белү өчен аларны буяулар белән буйыйлар, шаблон буенча йөртәләр, махсус видеофильмнар карыйлар. Дәресләр вакытында яшүсмерләрдә мантыйкка сәләт арта, уйлау, фикер йөртә белү, күзаллау формалаша, фантазиясе байый, дип саный түгәрәкнең җитәкчесе.

Шушы көннәрдә генә Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә рәсем ясау буенча түгәрәк эшли башлады. Бу турыдагы сөенечле хәбәрне редакциягә үзәкнең директоры Гөлназ Зарипова хәбәр итте. «Түгәрәк әле эшли генә башлады. Моңа карамастан яшүсмерләр олы теләк белән йөриләр, яңалыкка омтылалар. Түгәрәк җитәкчесе Рәсүл Мингалимов да үз белгәннәрен балаларга сөйли, рәсем ясау буенча үзенең төпле киңәшләрен бирә», – дип аңлатты Гөлназ Рафаэль кызы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100