news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Сабан туенда татар йолдызлары зур концерт куя

Бәйрәмдә популяр җырчылар – Уфадан Әнвәр Нургалиев, Казаннан Әлфинә Әзгамова, Чаллыдан Лилия Шәймөхәммәтова чыгыш ясый.

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Тукай районында яшәүчеләр өчен Сабан туе-2017 уза. Район халкы һәм кунаклар өчен очрашу урыны итеп Кызыл Байрак авылы янындагы Яшел алан сайланган. Бәйрәмдә гадәттәге милли уеннар һәм ярышлар булачак. Мәйдан батырлары милли көрәштә катнашыр дип көтелә. Җиңүчегә төп бүләк саналган тәкә тапшырачаклар, дип яза "Челнинские известия".

Шундый ук “тере” бүләк язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча Кыр батырына да биреләчәк. Быел бу мактаулы исемгә "Кама" агрофирмасының тәҗрибәле тракторчысы Александр Суров лаек булган.

Җирле гматбугат вәкилләре тамашачылар арасында төрле мавыктыргыч уеннар үткәрә. Ә музыкаль бүләк популяр җырчылардан әзерләнгән. Быел Сабан туенда Уфадан - Әнвәр Нургалиев, Казаннан - Әлфинә Әзгамова, шулай ук Чаллыдан Лилия Шәймөхәммәтова чыгыш ясый.

Моннан тыш, Тукай районының башка авылларында да милли бәйрәмнәр үтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100