news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Сабан туен кытайлар да тамаша кылды

Тукайлыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин котлады.

(Тукай, 3 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). Шимбә көнне Тукай районы Кызыл байрак авылы янындагы Сабан туе аланында район милли бәйрәме узды. Чаралар сәгать 10 да гына башланса да, иртәдән үк биредә тәм-том, Сабантуй бүләкләре сәүдә нокталары, балалар мәйданы, спорт мәйданчыклары, халык осталары ярминкәсе эшли башлады. Татар халкының гасырлар буена билгеләп үтә торган, бүгенге көндә инде чып-чын дуслык бәйрәме, хезмәт кешесен данлау, кыр батырларын, милли көрәш батырларын билгеләү бәйрәме буларак зурлап уздырылучы Сабан туе уртак мәйданга төрле милләт вәкилләрен җыйды, дип яза җирле басма.

Тукайлыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин котлады, район халкына тынычлык, иминлек, мул уңыш теләде. Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗев Сабан туеның хезмәт һәм өмет, дуслык һәм тынычлык бәйрәме икәнлеген билгеләп үтте.

– Икмәк – байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул, – диде Васил Гарипович. – Өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр. Бәйрәмебез мөбарәк булсын! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим!

Тукай районы бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары арасында Кытай делегациясе дә бар иде.

– Сезнең Сабан туе бәйрәмегез бездә уздырылучы Яшелчә бәйрәменә охшаган. Бик рәхәтләнеп бәйрәм итәбез, чакыруыгыз өчен рәхмәт, – дип алар тукайлыларга “Якты юл” хәбәрчесе аша зур сәламнәр җиткерде.

Бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта барды. Бала-чага күз бәйләп әйбер кисү уенын яратса, зуррак балалар һәм өлкәннәр чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде, колгага менде, капчык белән сугышты, йомыркалы кашык кабып йөгерде. Спорт төрләрендә дә тукайлылар осталыкларын тикшерде – тизлеккә йөгерде, гер күтәрде. Сабан туеның иң көтеп алынган вакыйгасы исә – көрәш булды. Тукай районы батыры исеменә бары район халкы гына көч сынашты. Абсолют батыр исеменә лаек булыр өчен Радик Вороной белән Руфил Якупов финалга чыкты. Көрәш нәтиҗәсендә Радик өстен чыкты. Хөкемдар Сабан туе батырының кулын өскә күтәреп, иңенә батыр тәкәсен салды. Радик Вороной Тукай районында беренче тапкыр батыр калды. Бүләккә тагын аңа көнкүреш техникасы да тапшырылды. Яшьләр арасыннан төп батыр булып Иске Абдул егете Флүр Шәяхмәтов калды.

Бәйрәмдә иң яхшы авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар, кыр батырларын хөрмәтләделәр.

Сабан туе кунаклары, тукайлылар өчен татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100