news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көн саен 11 тонна сөт савып алалар

2017 елда 400 сыерга исәпләнгән яңа комплексны сафка бастыру планлаштырыла.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта көненә 11 тонна тирәсе сөт савып алына. "Якты юл" газетасы шушы хакта яза.

"Таң белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул авылында урнашкан терлекчелек комплексына юл тоттык. Безне хуҗалыкның баш зоотехнигы Любовь Хисаметдинова каршы алды. Ниятебез – иртәнге савым белән мәшгуль булган 2нче бригада сыер савучылары белән очрашу.

Фермага керү белән, төзелеш эшләре күзгә ташлана. Биредә Мерәс авылында урнашкан яңача эшләүче терлекчелек комплексы үрнәгендә өр-яңа комплекс җиткерергә ниятләгәннәр. Шулай ук яңа юл да салырга җыеналар.

Савым комплексына үтәбез. Биредә 310 баш сыер бар. Аларга 8 терлекче хезмәт күрсәтә. Фәйрүзә Галиева, Тәбрия Әгъләмова, Раушания Сәгыйдуллина, Дилбәр Гайнетдинова, Галя Мартынова, Кадрия Шәмсиева, Айсылу Габидуллина, Мияссәр Йосыпова, ягъни 6 хатын-кыз сыер сава, икесе сыерларны кертеп, чыгарып торалар икән. Бу – һәрбер савучыга 50шәр сыер туры килә, дигән сүз! Иртәнге савым 7дә тәмамлана. Кичке савымга сыер савучылар көндезге өчкә киләләр һәм эшләрен кичке 5кә тәмамлап кайтып китәләр. Ферма мөдире Рәсимә Барбашовадан сыер савучылар турында сорашам.

"Безнең икенче бригадада тәҗрибәле, күп еллар хуҗалыкта намус белән хезмәт куйган сыер савучылар эшли. Һәрберсенең хезмәт стажы 10 елдан да ким түгел. Хәтта, лаеклы ялга чыгып, яраткан эшен дәвам иткән савымчылар да бар. Әйтик, Фәйрүзә Галиева һәм Кадрия Шәмсиева. Гомумән, безнең кызлар бик тату. Бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп эшлиләр", – диде ферма мөдире.

Кадрия апа Шәмсиеваның үзе белән сөйләшәм. 32 ел гомерен терлекчелек тармагына багышлаган, инде тәҗрибәле остазга әверелгән ханым тыйнак кына үзе турында:

"Мин үзем тумышым белән Теләнче Тамак авылыннан. Иске Абдул авылына килен булып төшкәч, хуҗалыкка сыер савучы булып эшкә урнаштым. Яшь булу сәбәпле, ул чорда сыер савуның үзенчәлекләрен, гомумән, белми идем. Вакытлар узу белән, җитезлеккә өйрәндем, эш серләренә төшендем, тәҗрибә тупладым. Хәзер үз гомеремне яраткан хезмәтемнән башка күз алдына да китерә алмыйм. Җитәкчебез дә бик яхшы. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, сыер савучы хезмәтен җиңеләйтү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша", – диде.

Рәсимә апа Барбашова да хуҗалыкта 35 елга якын эшли. Иске Абдул авылында туып-үскән кыз 23 яшендә үз гомерен терлекчелек белән бәйләргә карар итә. Башта дуңгыз карауда эшли, аннары 6 ел сыер сава. Бар кушылган эшне дә төгәл эшләүче, җитез, өлгер, булдыклы кызны ферма мөдире итеп билгелиләр. Инде 20 елга якын вакыт узып киткән.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Любовь Хисаметдиновадан сыерларны асрау шартлары, рационнары, савымның барышы турында сорашам.

"Биредәге 310 баш савым сыер бәйдә асрала. Һава торышы яхшы торса, сыерлар, ял итү һәм саф һавада йөрү өчен, ферманың ишегалдында бүленгән урынга чыгарылалар. Сыерларның рационына килгәндә, аларга көненә ике тапкыр силос, сенаж, фураж катнаштырылган азык бирелә, алларыннан су өзелгәне юк. Үзегез күргәнчә, савылган сөт торбалар буенча суыткычка озатыла, 4 градуска кадәр суытыла, – дип сөйләде баш зоотехник. – 400 баш сыерга исәпләнгән заманча эшләнгән терлекчелек комплексы сафка баскач, сыер савучыларга бар уңайлыклар да тудырылачак. Юыну, ял, ашау бүлмәсе булачак. Шулай ук сыерлар бәйсез асрауга күчереләчәк. Әлеге яңа комплекс 2017 елда файдалануга тапшырылачак".

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның 2нче бригада сыер савучыларына, эшләрендә уңышлар теләп, Мерәс авылында урнашкан, инде үз уңайлыклары белән 1нче бригада сыер савучыларын куандырырга өлгергән терлекчелек комплексына юл тоттык.

Газетабызның узган саннарында биредәге комплекста технология бөтенләй башкача булуы, компьютер, электроника өстенлек итүе турында язып чыккан идек инде. Шуңа күрә, саву комплексына кереп тормыйча, сыерларны асрау бинасына уздык. Биредә сыерлар бәйсез асрауда, бина уртасында җылы су эчә торган көйләнмә тора. Хәтта сыерлар өчен махсус кашынгычлар эленгән. Һичшиксез, бу – заман таләпләренә туры килүче комплекс.

Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин: «Әлеге заманча терлекчелек комплексы әйбәт кенә эшләп килә. Иске Абдул бригадасы өчен дә шундый заманча комплекс төзү – безнең өчен олы сөенеч. Чөнки терлекчеләр өчен уңайлы хезмәт шартлары тудыру бик мөһим», – диде.

Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә килгәндә, хуҗалыкта көн саен 11 тонна тирәсе сөт савыла. Бу – һәр баш исәбенә күчергәндә, 16,6 килограмм дигән сүз. Билгеле, сентябрь-октябрь айларында сөт күрсәткечләре түбәнәя. Күңелдә, яңа терлекчелек комплексы сафка баскач, савылган сөт күләме артыр, дигән ышаныч калды", - дигән ышаныч белдерә район басмасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100