news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның аш-су осталарына игенчеләр рәхмәтле

Мәүлидә Гарипова белән Гыйльмия Җәләлетдинова лаеклы ялда булсалар да, һөнәрләрен яратып башкаралар.

(Тукай районы, 4 октябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Хәмит Мөхәммәтшин).  Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның идарә бинасында янкорма итеп салынган ашханәдән елның һәр фасылында кеше өзелми, дип яза җирле басма.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка килүче-китүче күп. Орлыкчылык һәм нәселле терлек хуҗалыгы булгач, тирә-як районнардан, өлкәннәрдән алыш-биреш белән кызыксынып килүчеләрне еш очратасың. Тамак ялгап алырга рәхим ит! Монда һәр нәрсә тәртиптә. Халкыбызга хас пөхтәлек, чисталык. Явымлы көнне аяк киемеңне ишек төбендәге махсус тапочкаларга алыштырып, кулларыңны юып, ап-ак эскәтер ябылган өстәл янына үзеңне кунак өендәге сыман хис итәсең.

Аш бүлмәсеннән ыспай халатлы, чәчәкле алъяпкыч бәйләгән аш-су осталары Мәүлидә Гарипова белән Гыйльмия Җәләлетдинова чыгып, табынны әзерләп тә куялар. Тәмле ризыклары өчен күп рәхмәт сүзләре ишетәләр алар. Урак һәм чәчү өстендә кухняда эш, ихтимал, барысыннан да элегрәк башланадыр. Кырдагыларны тәмле ашлар белән көненә ике, кайчагында өч тапкыр ашату өчен ризыкны төрледән-төрле итеп әзерләү зарур. Шуны истә тотып, аш-су пешерүчеләр Мәүлидә һәм Гыйльмия апалары иртән үк кухняда бәрәңгесен, кәбестәсен, кишерен, суганын, итеп хәзерләп, табак-савытны юып куйганчы санаулы вакыт бик тиз уза. Алар икесе дә лаеклы ялда булсалар да, һөнәрләрен яратып башкаралар. Хезмәтләренә иң зур хөрмәт – игенченең рәхмәт сүзе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100