Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районы Сәмәкәй авылында татар халык ашларына мәдхия жырланды
Чарага Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән «Татар халык ашларына мәдхия» конкурсы катнашучылар җыелды.
(Тукай районы, 22 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Әлфирә Исхакова). Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән «Татар халык ашларына мәдхия» конкурсы катнашучыларны Тукай районы Сәмәкәй мәдәният йортына җыйды. Кунакларны «Зиләйлүк» фольклор коллективы үзләренең матур җырлары белән каршы алды, дип яза җирле басма.
Мәдәният йортында, нәкъ татар өйләрендә генә була торган илаһи бер җылылык хөкем сөрде. Биредә бүген бәйрәм – чын милли бәйрәм. Татар халык ашларына мәдхия оештырылды. Татар халкы бик борынгыдан аш-су әзерләргә оста булган. Бәйрәм табынында нинди генә ризыклар юк иде! Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, мул табын әзерләгәннәр. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләр куелган. Ә хуҗалар татар халык ризыкларын бик матур бер йола – бәби чәенә бәйләп күрсәттеләр.
Әнә, түргә бишек эленгән, анда мыш-мыш бала йоклый. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләре, чәчәкле өстәл япмасы – барысы да сандыктан чыккан бүген. Ләгән белән комган да әзер. Түрдәге ялкынсу кызыл яраннар да аерым бер яктылык белән балкып көлеп утыралар. Баласы туганына сөенгән әни кеше әрле-бирле йөри, изге теләкле ике дәү әни бишек янында бөтерелә. Ул да түгел кызыл шакмаклы киндер тастымалга бәби күчтәнәче төреп тоткан күрше-күлән, әбиләр хәл белергә керә. Һәрберсе үзе алып килгән ризыгын мактый-мактый өстәлгә куя. Ә аннан сүз килгән кунакларга бирелә. Нинди генә ризыклар юк анда – чәкчәк, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш, бәрәңге һәм тары кыстыбые һәм бәби ашына мәхсус пешерелә торган әлбә дә бар.
Һәрбер ризыкны мактый-мактый чәй эчкәннән соң, рәхәтләнеп татар халык уеннары оештырылды, биюләр биелде, җырлары башкарылды. Кунаклар бәйрәмнәнән зур кангатьләнү һәм горурлык хисе белән таралыштылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз