news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районың һәр авылында бәйрәм тамашасы узды

Калмия авылында әкият геройлары өйдән-өйгә йөреп, һәр кешегә бәйрәм ясап йөрде.

 (Тукай районы, 4 гыйнвар, "Татар-информ", “Якты юл” газетасы). Тукай районында Яңа ел маҗаралары бәйрәмгә берничә көн кала башланып, әле хәзер дә дәвам итә. Һәр авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авылдашлары һәм бәйрәм кунаклары өчен бәйрәм тамашасы әзерләп, Яңа ел могҗизасына ышанучыларга күңелле ял бүләк итте, дип яза җирле басма.

Кнәз авылында бәйрәм Бремен музыкантлары катнашында узды. “Балаган” театраль коллективы белән берлектә әзерләнгән тамашада музыкантларның этен, димәк Яңа елның үзен дә, юлбасарлар урлаган булып чыкты. Билгеле инде, мондый катлаулы эштә балаларның ярдәменнән башка булмады. Бремен музыкантлары белән бергә бәйрәм кунаклары да әкият иле буйлап сәяхәт итте, конкурсларда катнашты һәм Кыш Бабай, Кар Кызы белән очрашты.

Ильбухтино авылында исә балаларга Яңа ел әкияте бүләк итүдә авыл җирлеге химаячеләре Комлевларның ярдәме зур булган. Биредә “Морозко” театральләштерелгән тамашасы узды һәм һәр балага бәйрәм күчтәнәче таратылды. Бәйрәм барышында Кыш Бабай икенче елга да әйләнеп кайтырга вәгъдә итте.

Калмия авылында әкият геройлары өйдән-өйгә йөреп, һәр кешегә бәйрәм ясап йөрде. Куады авылы тамашасына Шүрәле белән Су анасы да кунакка килгәннәр иде. Ә Кыш бабай белән Кар Кызы бик заманча булып чыктылар – яшьләрдән дә уздырып, биюләре белән таң калдырдылар! Яңа Бүләк, Күзкәй, Ташкичү һәм башка авылларда да мәдәният йортларында бал-маскарадлар узды, тукайлылар 2018 елны шат күңел, яхшы кәеф белән каршы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100