news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы «Питрау» коллективына Фәрит Мөхәммәтшин 200 меңлек сертификат тапшырды

Тукай районы Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы Казанда «Бәрмәнчек» ансамбленең сезонны ачу чарасында катнашты.

 (Тукай районы, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мәләкәс авылы «Питрау» ансамбленең мәктәп укучылары коллективы – «Үрнәк» дип аталган төркеме Казанда «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклоры ансамбленең  сезонны ачу чарасында катнашты. Тукайлылар чарада «Өй саклау» күренешен тәкъдим итте. Аларны бәйрәмгә ансамбльнең җитәкчесе Артур Поляков махсус үзе чакырган, сезон ачылуда балалар фольклор коллективлары берәү генә булган, дип яза райо нгазетасы.

Ансамбль өчен тагын бер сөенечле хәбәр – «Питрау»ның балалар фольклор төркеменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 200 мең сумлык бүләк сертификаты бирелгән. Аны питраулыларга башкаланың опера һәм балет театры бинасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырган. Коллектив сертификатны милли киемнәр тектерү өчен файдаланырга ниятли. Бу турыда газетага ансамбльнең администраторы Лидия Фәртдинова хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100