news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Мусабай-Завод авылында төзекләндерелгән «Мәүләветдин чишмәсе» ачылды

Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева авылдашларны бәйрәм белән котлады.

(Тукай районы, 11 август, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мусабай-Завод авылында төзекләндерелгән «Мәүләветдин чишмәсе» ачылды. Бәйрәмгә килүчеләр коймак белән тәмле чишмә суыннан кайнатылган чәйдән сыйландылар, дәртле бию көенә биеделәр, дип яза җирле басма.

Мусабай-Завод авылы чишмәләргә бик бай. Салкын чишмә, Авзал, Фәрдетдин, Галәу, Сәлмән чишмәләре авыл халкын да, юлчыларны да тәнгә, җанга сихәт бирүче көмеш сулары, моңлы челтерәүләре белән сөендерә. Һәрберсенең үз сере, үз моңы, үз җыры. Һәр елны чишмәләр төзекләндерелеп сафка баса. Узган елда авылда Фәрдетдин чишмәсе яңартылган булса, быел инде тагын ике чишмә яңа сулыш алды.

Шушы көннәрдә генә Мусабай-Заводның үзәк урамы уртасыннан ук агып ятучы «Мәүләветдин чишмәсе»н ачу бәйрәме узды. Яңа төсмер алган бу чишмә янына бик күп халык җыелган иде. Өлкән апа-абыйлар да, яшьләр дә, балалар да күп иде анда.

Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева авылдашларны бәйрәм белән котлады. Ул чишмәне төзекләндергән «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы житәкчесе Мөсәнниф Хановка рәхмәтләрен житкерде.

– Изге чишмәләребез – безнең яшәү чыганагы, без аларның суын корытмыйк, пычранудан саклыйк, – дип халыкка мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы.

Район хакимияте вәкиле – коррупция сораулары буенча район башлыгы ярдәмчесе Робис Гатиятуллин, шулай ук «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы житәкчесе Мөсәнниф Ханов та, мусабайзаводлыларның шатлыкларын уртаклашып, аларны бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр.

Чишмә бәйрәме җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Шул чишмә суларын эчеп үскәнгә күрәдер, җирле җырчылар да моңлы. Нәзирә апа Зарипова, Сөмбел Зарипова, Файсал Кәлимуллин, Люзия Гыйльметдинова, Айнур Шакирҗановлар, балалар челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләткән матур тавышлары белән дәртле дә, моңсу да җырларын бүләк итте. Халык аларны алкышларга күмде. Авылның «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100