news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районы Мусабай-Завод авылы спортчы кызлары Казаннан җиңү белән кайтты

Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте.

(Тукай, 18 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте. Анда 2003-2003 елгы егетләр һәм кызлар катнашты, дип яза район газетасы.

Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта (киртәләр белән 100 метрга йөгерү, ядрә ыргыту, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, 200 һәм 800 метрга йөгерү, сөңге ыргыту) өченче урынга чыкты. Кызларның тренеры – Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гаяз Бакусев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot