news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Мерәс авылында китап бәйрәме үтте

Мерәс авылының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган саллы китап басылып чыкты.

 (Тукай районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мерәс авылында китап бәйрәме үтте, дип яза җирле басма.

Күптән түгел Мерәс авылының үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган саллы китап басылып чыкты. Аңа Татарстан, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, җиде китап авторы, танылган журналист Әлфия Самат дөнья күрсәтте. Шушы сөенечле вакыйга уңаеннан, Мерәстә уздырылган китап бәйрәме авыл кешесен генә түгел, читтә яшәгән авылдашларны да чакырып кайтарды. Ул көнне алар, гәрчә үзе тумышы белән бу яклардан булмаса да, китап өчен искиткеч бай мәгълүмати материаллар һәм фоторәсемнәр туплап, яхшы кәгазьдә, гаҗәеп күркәм бизәлеш белән шушы басманы халык хөкеменә тапшырган Әлфия Хәнәфи кызына ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күпләрнең күзләрендә шатлыклы һәм сагынулы яшь бөртекләре ялтырады, сәхнәгә чыгып сөйләгәндә тамак төпләренә төер тыгылды, чөнки истәлекле китапны кулга алу куаныч китерсә, икенче яктан, аны укып, нәсел-нисбәтләре турындагы хатирәләрне яңарту, аларны сагынып искә төшерүдән бигрәк ямансу иде. 1952 елдан авылыбызда укытучы булып эшләп, хәзерге вакытта унынчы дистәне түгәрәкләп килүче Маһирә апа Мәрдәнова болай дип сөйләде:

– Мерәс авылының «М» хәрефен дә белмәгән журналист Әлфия Самат өч елга якын безнең якта авыл тарихын, аның халкының гаилә истәлекләрен барлап йөрде. Һәр гаилә тарихын төбенә төшеп, бөртекләп-җентекләп өйрәнгәнен күреп-белеп торсак та, мондый ук дәрәҗәдәге затлы, бай эчтәлекле, гади, халыкчан тел белән, аңлаешлы итеп язылган китап булып басылып чыгар дип, күз алдына да китермәгән идек. Бу бит – искитмәле зур байлык, зур тарихи чыганак. Авыл кешесе өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә олы хәзинә булырлык иҗади хезмәт җимешен бүләк итте ул безгә.

– Бер төн эчендә йотлыгып, аерыла алмыйча укып чыктым бу китапны, – ди минем каенатам Равил Мөнәвиров, – яшьлеккә, әти-әниләр исән чакка, яшьтәшләр, күршеләр, күп туган-тумача белән аралашып яшәгән чорга кайтып, күңел кылларын тибрәндереп, алар белән кара-каршы утырып сөйләшкән-аралашкан кебек булдым. 1940-1945 еллардагы хуҗалык китабын укып, һәрбер йортта кемнәр яшәгәнен искә төшереп утырганда тыныч кына калу мөмкин түгел...

Сәхнәгә чыгып чыгыш ясаган Мизхәт Госманов хәзерге вакытта Чаллыда орлыкчылык буенча үзенең шәхси предприятиесен оештырып эшли, ул 1989-1993 елларда – Сәйдәшев исемендәге мөстәкыйль колхоз буларак аерылып чыккан хуҗалыкның беренче рәисе. Ул да элекке колхозчылары белән очрашып сөйләшүдән зур канәгатьләнү хисләре кичереп, аларның исемнәре шундый эчтәлекле тарихи басмада мәңгеләштерелүенә куанычын сыйдыра алмыйча чыгыш ясады. Гомумән, сәхнә уртасына чыгып үзләренең күңел түрләрендәге иң самими фикерләрен җиткергән, хәзерге көндә Теләнче Тамак авылында яшәүче Нәсимә Сәгъдиева, Кафия Җаббарова, Чаллыдан кайткан әфганчы, армия хезмәтендә вакыттагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Айдар Минһаҗев, Рафис Ширәев, Люция Гыймадиева, Минзәлә шәһәреннән кайткан Раилә Гаетова, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы ветеран-терлекче Мәликә Миңнәхмәтоваларның чыгышларын китап сөюче тамашачы алкышлап-хуплап каршылады.

Китап авторы Әлфия Хәнәфи кызы әлеге басманың дөнья күрүенә этәргеч биргән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга карата булган ихтирамын һәм аның үз авылы халкының исемен мәңгеләштерү өчен шундый батырлыкка тиң тәвәккәллегенә соклануын белдерде.

Китап бәйрәме клуб мөдире һәм китапханәче Илнара Харисова һәм ветераннар советы җитәкчесе Фәридә Әшрәфуллина төзегән сценарий буенча җыр-музыка сөюче авыл талантларының чыгышлары белән үрелеп барды. Флёра Гатиуллина, Кафия Курочкина, ветеран-укытучы Кафия Җаббарова, тәрбияче Ләйсән Сәйфуллина авылдашларына музыкаль сәлам юлладылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100