Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районы Малтабар авылында яңа ФАП ачылды
Фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы нигезендә районда 9 нчы ФАп бу.
(Тукай районы, 27 октябрь, "Татар-информ", “Якты юл“, Гөлчәчәк Вәлиева). Бүген Тукай районы Малтабар авылында районның тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды, дип яза җирле басма.
Тукай районында ФАПлар төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Олы Шилнә авылында калкып чыкты. Тагын Күперле, Яңа Байлар, Казаклар, Белоуз, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Аулаш авылларында да яңа ФАПлар халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Малтабар авылындагы ФАП план буенча инде җәй уртасында ук кулланылышка тапшырылырга тиеш иде. Капиталь төзелеш идарәсе директоры Фәнис Сәетгәрәев әйтүенчә, Татарстан республикасында берничә шундый объект төзелеше тоткарланган. Моның сәбәбе – модуль ФАПларны җитештерүче Азнакай шәһәре “Нефтемаш“ заводында тоткарлыклар барлыкка килгән, дип аңлатты Фәнис Мисхәтович.
Малтабар авылындагы элеккеге ФАП бик иске бинада урнашкан. Мәктәпнең бер өлешен бүлеп, аннан медицина пункты ясаганнар. Фельдшер Люзия Заһирова:
– 1926 елгы әби әйтә торган иде, 2 нче сыйныфка шушы мәктәпкә укырга килдем, дип. Димәк, якынча 34 нче елларда төзелгән бина бу. Шуның бер өлешеннән 1969 елда медпункт ясалган, – дип сөйләде.
Ул үзе биредә 1990 елдан бирле эшли. Чаллы шәһәре медицина көллиятен тәмамлагач ярты еллап Таулы Дөрештә эшләгән, аннан соң үз туган авылы Малтабарга кайткан һәм шуннан бирле Малтабар авылы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Бүгенге көндә аның карамагында Тукай районы үзәк хастаханәсенә беркетелгән 165 малтабарлы исәптә тора.
– Кирәк булганда беркетелгәнлегенә карамыйсың, шәһәрдән кайтучыларга да, башка хастаханәләргә беркетелгән кешеләргә дә беренче ярдәм күрсәтәм – ди ФАП мөдире Люзия Заһирова.
Медицина өлкәсендә эшләргә ул балачагыннан ук хыялланган.
– Авырып китеп хастаханәдә ятарга туры килде. Безнең авылдан бер апа шунда шәфкать туташы булып эшли иде. Аңа ярдәм итеп йөри идем – я дарулар алып килергә, я градусниклар өләшергә. Шуннан медицинага кызыгып калдым, – ди Люзия Рависовна.
Һөнәренә булган мәхәббәте кызына да күчкән. Медицина университетын тәмамлап, ул бүгенге көндә Республика клиник хастаханәсендә хатын-кыз табибы булып эшли.
Яңа ФАП төзелү Малтабар авылы халкы өчен көтеп алынган вакыйга булды.
– Шәригать буенча да табибсыз авылда торма, дигән гыйбарә бар бит ул. Бик кирәк иде безнең авылга яңа медпункт. Капкадан чыгуыма шушы яңа бина күренә, сокланып, Аллаһка шөкер итеп карыйм. Хезмәте кергән кешегә рәхмәтләр яусын, – ди Малтабар авылыннан Гөлсинә Шәехова.
– Бик еш система алырга киләм Люзия янына. Авылыбызның бер күркәм урыны булды бу. Иске иске бит инде ул, уңайлыклары да юк. Яңасына караулары ук рәхәт, – дип Зөләйха Шакирова да ФАП ачылуга сөенүен белдерде.
Малтабар авылындагы ФАП Тукай районында быел кулланышка тапшырыласы соңгы бина түгел. Ел ахырына кадәр Иске Гәрдәле авылында да модуль кибет төзелеп бетәргә тиеш, дип хәбәр итте Фәнис Сәетгәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз