news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Мәләкәс авылынең яшь инспекторлары юл куркынычсызлыгын саклый

Алар республика күләмендә үткәрелүче «Җәяүле кичүе» социаль акциясендә катнашты.

(Тукай районы, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Алена Фазылова).Тукай районы Мәләкәс мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлары районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә республика күләмендә үткәрелүче «Җәяүле кичүе» социаль акциясендә катнашты. Алар бу көнне машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратты, юлларда игътибарлы булуларын сорады,дип яза җирле басма.

Бу мәктәптә барысы 152 бала белем ала.

– Көн саен җәяүлеләр юлыннан мәктәпкә укырга киләбез. Мәктәп каршында гына автомобиль юлы. Аның аша чыкканда башта мин уңга, аннары сулга карыйм. Транспорт юк икән, җәяүле сукмагы аша алга атлыйм, – дип сөйли 10нчы сыйныф укучысы Аделина Галимова.

«Җәяүле кичүе» социаль акциясе дә нәкъ менә шушы юлда оештырылды. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары мәктәпнең 1-5нче сыйныф укучылары һәм волонтерлар иде.

– Мәктәптә эшләп килүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядына 12 бала йөри. Район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә без балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау акцияләрендә еш катнашабыз, – дип белдерде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Солдатова.

Акция юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды вәкиленең – форма кигән 5нче сыйныф укучысының «Стоп» билгесе белән юлдагы машиналарны туктатуыннан башланды. Шул арада мәктәп укучылары укытучылары белән бергәләп җәяүле сукмагы аша чыктылар. Ә волонтерлар исә туктатып юл биргән машина йөртүчеләргә «Үрнәк шофер» белешмәлекләрен биреп бардылар.

– Үзем өч бала әнисе булгач, юлда балаларга аерата игътибарлы булырга тырышам, җәяүлеләргә һәрвакыт юл бирәм, – диде Гранта машинасында утырган Венера Асанова.

Моннан тыш, акция кысаларында укучылар мәктәп капкасы каршындагы асфальтта трафарет белән «Балаңны җитәкләп бар» («Возьми ребенка за руку») дип яздылар. Аннары ул сүзләрне башлангыч сыйныф укучылары бергәләп укыдылар.

– Бүген без бик яхшы гамәл кылдык. Әлеге язу ата-аналарның игътибарын җәлеп итәр, юлларда машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булырлар, – дип теләп калдылар «Җәяүле кичүе» социаль акциясендә катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100