news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Мәләкәс авылында 22 яшьлек егет мотоцикл белән әйләнгән

Йөртүченең стажы 4 ел, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел 4 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.

(Тукай, 24 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Мәләкәс авылында 22 яшьлек егет мотоцикл белән әйләнгән, дип яза район газетасы.

Мотоцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә башлады. 22 май көнне шундый очракларның берсе Мәләкәс авылының Үзәк урамында булды. «Евротех Буллит» мотоциклына утырган 22 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм, идарә итүне югалтып, юлда әйләнә. Йөртүченең стажы 4 ел, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел 4 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Мотоцикл теркәлмәгән, йөртүченең руль артына утырырга хокук бирүче таныклыгы да, ОСАГО полисы да булмаган, шулай ук егет мотошлем да кимәгән булган. Транспорт чарасы штрафстоянкага куелган, ә төрле тән җәрәхәтләре алган йөртүче хастаханәдә, диелгән район хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100