news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы Мәләкәс авылы балалары милли уеннар фестивалендә катнаштылар

Анда республикадан һәм Төмән өлкәсеннән 15 коллектив килгән иде.

(Тукай, 13 июль, "Татар-информ", "Якты юл"). I Республикакүләм «Әйлән-бәйлән» Татарстан халыклары милли уеннары фестивалендә Тукай районыннан Мәләкәс «Питрау» ансамбленең балалар төркеме дә катнашты. Чара Әлки районында узды. Анда республикадан һәм Төмән өлкәсеннән 15 коллектив килгән иде. Мәләкәс егетләре һәм кызлары фестиваль кунакларына керәшен йолаларын – «Токмачлы», «Станоклы», «Бармаклы», «Унике таяклы» дип аталган уеннарны, Олы көндә уйнала торган «Күкәй тәгәрәтешле» уенын күрсәттеләр, дип яза район газетасы.

Фестиваль балалар традицион халык уеннарын популярлаштыруга, халык уеннарын өйрәнү аша балаларны үз һәм Татарстанда яшәүче башка милләтләр мәдәниятенә җәлеп итүгә, сабыйларда уен күнекмәләрен арттыруга, коллективлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән иде. Мәләкәслеләр дә үз уеннарын тәкъдим итеп кенә калмадылар, башка милләтләрнең йолалары белән таныштылар һәм аларның кагыйдәләрен үзләштерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100